Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

БДБ һәм чит илләрдән Татарстанга килүче мигрантлар саны кимегән. Эшче мигрантлар төрле юллар табып Татарстанда калырга тырыша тырышуын.

Чөнки элек тә Үзбәкстан, Таҗикстаннан һәм башка кайбер БДБ илләреннән килүчеләр үз туган якларында эш таба алмаса, икътисади кризис сәбәпле, хәл тагын да катлауланды. Ә Татарстанда алар кечкенә генә керемгә дә өмет итә ала, чөнки күпләре төрле җирдә ялланып эшли. Шуңадыр алар арасында Татарстанда калу өчен ялган миграция документларын эшләүчеләр арткан. Бу хакта буген Татарстандагы миграция хезмәте вәкилләре матбугат очрашуында әйтте.

“Гомумән, быелгы 2 айда мигрантлар тарафыннан 72 җинаять кылынган. Барлыгы 10 кешегә карата җинаять эше ачылды”, ди Татарстандагы миграция хезмәте идәрәсенең гражданлык һәм вакытлыча яшәүгә рөхсәт алу мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Хәниф Мөхәммәтрәхимов.

Әле күптән түгел генә таҗик кешесенең “Болгар” мәчетендә сакчы бабайны үтереп сәдака акчасын алып чыгуы бөтен Татарстанда зур шау-шу тудырды. Миграция хезмәте вәкиләре сүзләренчә, мигрантлар тарафыннан иң күп кылынган җинаять ул – караклык, икенче урында әйбер үзләштерү тора.

Кризиска хәтле Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, татарстанлылар тарафыннан мигрантларга карата караш уңай иде. Соңгы айларда алар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны арткач, бу хәл узгәрергә дә мөмкин ди, белгечләр.

Татарстандагы миграция хезмәте вәкилләре исә читтән керүчеләр тарафыннан кылыначак җинаятьләр киләчәктә артырга мөмкин дип фаразлый.

“Кешеләр монда беренче чиратта акча эшләргә килә. Хезмәт урыны таба алмасалар да кайтып китәргә теләмиләр. Анда-монда йөренеп, нәтиҗәдә төрле җинаятьләр кылалар”, ди Татарстан эчке эшләр министрлыгының җирле милиция эшчәнлеген оештыру һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлеге җитәкчесе Лев Гершанов.

Әмма килгәннәргә караганда бүген Татарстаннан китәргә мәҗбүр булучылар күбрәк икән.

“Килүчеләр саны 4600 булса, китүчеләр 4900-ны тәшкил итте”, ди Татарстандагы миграция хезмәте җитәкчесе урынбасары Илдус Галәүтдинов.

Чыннан да узган ел Казанга акча эшләргә килгән төрекләрнең дә күбесе кире үз якларына кайтып китте.

Мисал өчен, әле күптән түгел генә Төркиядән килеп эшләүче төзүчеләр ноябрьдән бирле хезмәт хакы ала алмау һәм юл өчен акчалары булмаудан зарланган иде. Бары Төркия президенты килер алдыннан гына аларны билет алып тиз генә өйләренә озаттылар.

Бер карасаң, рәсми нигездә эшкә килүчеләрне рәнҗетү, ягъни аларга тиешле хезмәт хакын түләмәү дә җинаятьчелек тууга сәбәп булып торадыр. Татарстан хакимияте исә эшчеләрне китертү өчен квоталарны үзе билгели. Быелга ул 57 мең кешегә исәпләнгән.

“Алар күбрәк төзелештә һәм сәүдә өлкәсендә эшлиләр”, ди Мөхәммәтрәхимов.

XS
SM
MD
LG