Accessibility links

"Наши" Ходорковскийга каршы урам җыены уздырды


Мәскәүдә яшьләрнең Кремль яклы "Наши" хәрәкәте ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковскийга каршы урам җыенын оештырды.

Ходорковский һәм аның кәсептәше Платон Лебедевка каршы эш каралган мәхкәмә бинасы янына хәрәкәтнең 30лап әгъзасе килде. Алар кулларына "Ходорковский империясе корбаннарының" рәсемнәрен тоткан.

Ходорковский һәм Лебедев адвокатлары хәзер каралган икенче җинаять эшенең прокурорга кире кайтарылуын таләп итә.

Адвокат Вадим Клювгант сүзләренә караганда, хәзерге гаепләүдә тагын башка җинаятьләр кылуга ишарәләр бар.

ЮКОСның элекке башлыкларына икътисади җинаятьләр өчен 8 еллык төрмә җәзалары билгеләнгән. Хәзер аларны зур күләмдә акча арлауда гаеплиләр.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG