Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә Мәскәү кунаклары көтелә


Дөрес, илбашы Дмитрий Медведевның озак көтелгән сәфәре турында сүз ишетелми. Шулай ук башка кунакларның килү вакыты турында мәгълүмат юк.

Иделбуе федераль округы командующие килүе – саклану министры Анатолий Сердюков сәфәренә әзерлек максатыннан, ди. Ә министр өлкә үзәгендәге ике хәрби мәктәпнең язмышын ачыклар, дип көтелә. Тыл һәм транспорт, шулай ук элемтә мәктәпләрен кыскартумы, әллә башка шәһәрләргә күчерү турында имеш-мимешләр күптән йөри иде инде. Әйтик, тыл һәм транспорт мәктәбен Сарытау өлкәсенең Вольск шәһәренә күчерү турында. Тик әлегә сүзләр генә.

Өлкә башлыгы Сергей Морозов белдерүенчә, төбәгебездә “Бердәм Русия” фиркасе, шулай ук сәламәтлек саклау, илнең социаль үсеше министрлыклары җитәкчеләре дә көтелә икән. Алар белән очрашу вакытында өлкәдә медицина һәм социаль үсеш мәсьәләләре каралачак, ди.

Болары гадәти проблемаларны чишү юлларын эзләү максатыннандыр инде. Ә менә транспорт министры Игорь Левитин белән очрашу – Идел аша озак вакытлар төзелеп килүче күперне сафка бастыру мәсьәләләрен карау.

Элегрәк өлкә башлыгы премьер-министр Путин белән тиздән очрашу булачагы турында да сүз ычкындырган иде. Бу юлы шушы мәсьәләгә кагылмады. Булырмы-юкмы – әлегә билгесез.
XS
SM
MD
LG