Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чыңгыз ханның сере нидә?


12 марттан Русиянең барлык кинотеатрларында «Чыңгыз хан сере» (фильмны ясаучылар аны «Чынгыс хаан» дип атаган) дигән нәфис фильм күрсәтеләчәк.

Якутия киностудиясендә төшерелгән бу тасманы 11 мартта Мәскәүнең халыкара кинофестивальләр уза торган иң зур «Пушкинская» кинотеатрында күрсәттеләр. Тамашага килгән халык фильмны төшергән иҗат төркеме белән дә очрашты.

Тамаша залы халык белән шыгрым тулы иде. Ә инде күрсәтү башланыр алдыннан кинотеатрның фойесында якут, тува, бурят артистлары башкаруында фильмдагы җырлар да яңгырады.

«Чыңгыз хан сере» дигән тасманы Якут дәүләт драма театры режиссеры, Якутиянең мәдәният һәм рухи үсеш министры Андрей Борисов төшергән. Ә инде фильмның эшендә Якутия киностудиясе белән бергә күп төрле чит ил, шул исәптән Монголия, Американың “Brawn Wolf Production” студиясе дә катнашкан.

«Чыңгыз хан сере» фильмы Монголиянең Гоби чүлендә, Тува республикасында, Байкал буйларында, Лена елгасы ярларында, Алтайда, Якутия табигатендә төшерелгән.

Гомумән, соңгы елларда Чыңгыз хан исеменә игътибар арта. ЮНЕСКО аны бөек шәхесләр исемлегенә дә керткән. Күптән түгел генә режиссер Бодровның Чыңгыз ханга багышланган «Монгол» дигән фильмы да экраннарга чыккан иде.

Ә инде бу тасмада Чыңгыз хан бала чагыннан алып, (аның исеме ул вакытта Тимучин булган) Чыңгыз хан исеме алу вакыйгаларына бәйләп күрсәтелә. Тасмада Чыңгыз хан яулап алган халыкларның вәкилләре булган артистлар уйный. Биредә тува, монгол, якут, бурят, калмык, башкорт артистларын күрергә була. Иксез-чиксез кан кою, баш кисүләр белән сугарылган, юк кына сәбәптән башланып киткән сугыш күренешләре бик мулдан күрсәтелгән.


Фильм «Чыңгыз хан сере» дип аталса да, тасмада сернең асылы ачылмый. Режиссер Андрей Борисов моны болай дип аңлата:

«Кешенең язмышы һәм күңел тойгылары һәрвакытта да сер булып кала. Кеше үзе дә, кешелек галәме дә сер. Һәм Үзәк Азия далаларында оешып киткән Чыңгыз хан империясе дә, ул үзе дә бүгенге көнгә кадәр ачылмаган сер булып кала бирә. Һәм бу серне бер генә тасма төшереп ачып салу мөмкин түгел».

Бу тасманы карарга килүчеләр арасында билгеле кешеләрне, Дәүләт Думасы депутатларын да, танылган артистларны да күрергә мөмкин иде. Тасманы караганнан соң, без берничә сорау белән татар-төрек тарихы белән кызыксынучы Татарстанның Русиядәге вәкиле Назиф Мирихановка мөрәҗәгатъ иттек.

Чыңгыз ханның татарга нинди мөнәсәбәте бар дигән сорауга, ул болай дип җавап бирде:

«Безгә бирелгән татар атамасы – ул Чыңгыз ханнан калган исем. Без аның белән горурланырга тиеш. Татар атамасы дөньяда танылган, билгеле атама. Чыңгыз хан үзе хәзерге Татарстан җирләренә килеп җитмәсә дә, Алтын Урда дәүләтен аның оныгы оештырган. Казан ханлыгы да, Русия дәүләте дә шуның варисы. Димәк, Чыңгыз ханның безгә мөнәсәбәте бар дигән сүз».

Ә инде тасмага карата Назиф Мирихановның фикере каршылыклы. «Русиядә мондый фильмнар барлыкка килү – ул зур вакыйга. Русия дә үзенең карашын Европа якларына гына түгел, Азияга таба да юнәлтергә тиеш. Ләкин тасмадагы кан коешлар, баш кисүләр – Чыңгыз хан исеменә мәртәбә өстәми. Бүгенге көндә төрле каршылыкларны тыныч юллар, дипломатия белән хәл итәргә тырышкан вакытта, шыбырдап аккан кан күрсәтү - дөрес гамәл түгел дип саныйм», диде Назиф Мириханов.
XS
SM
MD
LG