Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чикләрне танымаган табиплар" Дарфурдан китә


"Чикләрне танымаган табиплар" исемле хәйрия оешмасы Суданның Дарфур төбәгеннән барлык диярлек хезмәткәрләрен чыгаруын белдерде. Урланган хезмәттәшләрен эзләү өчен берничә кеше генә калдырыла.

Чәршәмбе Дарфурда оешманың өч табибы урланды. Алар милләтләре белән итальян, француз һәм канадалы булган.

Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Судан презитенды Гөмәр әл-Бәширне Дарфурдагы җинаятьләр өчен кулга алу карарыннан соң төбәктә вазгыять яңадан кискеннәште.
XS
SM
MD
LG