Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарларны кризис күбрәк борчый


Пенсионерлар икътисади кризисны хәзергә әлләни сизмәгән. Хакимият аларның урамга чыгуыннан куркып пенсияне арттырып тора.

Март аеннан Русиядә пенсия түләмнәре күтәрелде. Ел дәвамында ул тагын берничә тапкыр артачагы әйтелә. Аналитик тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәге уздырган сораштыру күрсәткәнчә, Татарстандагы пенсионерларга кризис әлегә кагылмаган. Үзәк җитәкчесе Александр Салагаев белдерүенчә, урам чараларына нәкъ пенсионерлар чыгарга мөмкин. Һәм моны булдырмас өчен хакимият алдан ук чаралар күрә.

“Өлкән буын ул күбрәк бергәләп укмашып эшләргә гадәтләнгән. Чөнки коллективизм заманында тәрбияләнгән. Хакимият моны яхшы аңлый һәм беренче чиратта пенсияне күтәрә”, ди Салагаев.

Чыннан да 2005 елны ташламаларны акчага алмаштыру вакытында Русиянең күп кенә төбәкләрендә йөзләгән пенсионерлар урамнарга чыкты. Казанда да ул вакытта урам җыеннары узды. Аналитик үзәк җитәкчесе урынбасары Александр Макаров әйтүенчә, ул чакта халыкның 30% урамга чыгарга әзер булуын белдергән.

“Хәзер сораштыру уздырган халыкның 20% гына урам чараларында катнашырга мөмкинлеген әйтә”, ди ул.

Салагаев сүзләренчә, протест чараларында күбрәк татарлар катнашырга мөмкин. Моны ул татар массакүләм мәгълүмат чаралары кризисны тәнкыйдиерәк чагылдыруга бәйледер дип саный. Гомумән, сораштыру уздырганда “Сез өйдә нинди телдә аралашасыз?” дигән сорау куела икән.

Икътисади кризис башлангач бу инде икенче сораштыру булган. Аның беренчесе ноябрьдә уздырылган иде. Хәзерге, ягъни февральдәгесендә республикадагы 1,5 меңнән артык халык катнашкан. Һәм аларның 60% кризисның зыянын үз яшәешләренә турыдан-туры тәэсир итүен әйткән.

Аеруча да Чаллы халкы кризистан зур зыян күрүен һәм аны бик авыр кичерүен белдергән. Казанлыларны кризис әлегә бик борчымый булып чыккан. Һәрхәлдә сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә.

“Азатлык” радиосы бүген шәһәр үзәгендә үз сораштыруын уздырды. Һәм халыкның җавабы мондый булды:

- Без төзүчеләр, эшебезне дә, клиентларыбызны да югалттык. Төзелешләр тукталды. Эшсез бик авыр.

- Мин махсус техника белән сәүдә итәм. Әлбәттә, элекке кебек керемнәр юк инде.

- Өлкән яшьтә булсам да әле эшләп йөрим, белемем буенча – юрист. Кризис миңа кагылмады. Эшлисе килгән кешегә эш бар дип уйлыйм. Хәзер халыкның заводта эшлисе килми бит.

- Дәүләт хезмәтендә эшлим һәм кризисны сизмим.

- Пенсиямне вакытында түлиләр, әмма коммуналь хезмәт, азык-төлеккә бәяләр бик нык артты. Автобуска да кыйммәт, шуңа утырмаска тырышам. Транспортка дигән бәяне пенсиямә акчалата өстәп алам.

- Бензин бәясе кимеде, әмма шул ук вакытта хезмәт хакы да шактыйга азайды. Тотрыклылык булсын иде беренче чиратта.

- Казакъстаннан кунакка килдем. Анда кризис бөтенләй юк, халык бик әйбәт яши. Монда бөтен нәрсә 2-3 тапкырга кыйммәт икән.
XS
SM
MD
LG