Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть табу кыйбатка төшә


Былтыр Татарстанда 135 чакрым җир казылып, 12 нефть чыгару урыны табылган. Быел исә кризис сәбәпле, мондый күрсәткечләр хыялда гына кала, ди президент киңәшчесе Ирина Ларочкина.

Татарстанның көнбатыш районнарына, ягъни Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама ягына чыксаң юлда һәр дистә чакрымнан нефть суыручы коеларны күрергә була. Республика бюджеты тулысынча диярлек нефтьтән килгән керемгә бәйле булуны исәпкә алганда, бу коелар татарстанлылар өчен бигрәк тә кадерле. Соңгы елларда әлеге тармакта эшләр бик яхшы барды. Бер бәхетнең бер михнәте була дигәндәй, республика җитәкчелеге дә рәхәт тормышның кайчан булса да тәмамлануын аңлады. Шулай да бүгенге көнгә кадәр әле Татарстан үзенең нефте белән таныла.

Республика премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, кризис вакытында нефть тармагы илнең төп терәге булып тора. Бигрәк тә җитәкчелек кече нефть ширкәтләренә өмет багълый. Кризис елында аларны эшләтү һәм мөмкин кадәр күбрәген саклап калу мәсьәләсе пәнҗешәмбе Әлмәттә Русиянең энергетика министры урынбасары Сергей Кудряшов катнашында узган җыелышта да тикшерелде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген Русиядәге салым системасы хосусый нефть ширкәтләрен авыр хәлдә калдыра. “Республикада чыгарылган барлык нефтьнең 20%ты шул ширкәтләргә туры килә. Шуңа күрә һәрбер кое безнең өчен кадерле”, ди ул.

Республика президентының җир байлыклары, нефть, газ һәм экология мәсьәләсендә киңәшчесе, элекке экология министры Ирина Ларочкина сүзләренчә, былтыр 135 чакрым җир казылып, 12 нефть чыгару урыны табылган. Быел исә кризис сәбәпле, мондый күрсәткечләр хыялда гына кала икән.

“Безнең нефть чыгару өчен яңа җирләр табарга, аларда тикшеренүләр үткәрергә, өйрәнергә техникаларыбыз да, белгечләребез дә, белемебез дә бар, әмма кризис сәбәпле бу эшләрне башкарып булмый. Бүген әлеге тармакта шөгыльләнүче ширкәтләрнең, институтларның акчалары юк. Шуңа күрә быелгы күрсәткечләр былтыргылардан нык аерылачак”, ди Ларочкина.

Җир байлыкларын өйрәнү, яңа нефть коеларын булдыру ил күләмендә мөһим мәсьәлә. Шуңа күрә бу тармак федераль үзәк тарафыннан финансланырга тиеш, дигән фикердә тора президент киңәшчесе.

“Татарстан хөкүмәтенең безгә ярдәм итәргә мөмкинлеге юк. Шуны да әйтергә кирәк, җир байлыкларын куллану тармагы күбрәк федераль хакимияткә карый. Русиянең җир байлыклары министрлыгы, 2009 елга безгә билгеле бер тикшерү эшләре өчен акча бүлде, әмма бу эшләр Татарстан ширкәтләрен тулы көчкә эшләтер өчен бик аз”, ди Ирина Ларочкина.

Нефть тармагына Русия хакимиятенең ярдәме кирәклеге турында Әлмәттә узган җыелышта да сүз чыкты. Русия энергетика министры урынбасары Сергей Кудряшов, Татарстандагы хосусый нефть ширкәтләре проблемаларын ил хөкүмәте якын арада хәл итәргә керешәчәк, дип вәгъдә иткән.

Республика җитәкчелеге күп кенә җыелышларда нефтьне алмаштыра алырлык чимал табырга кирәклеге турында әйтә. Ирина Ларочкина сүзләренчә, Татарстанда нефть байлыклары якынча 80 елга җитәчәк.

“Бүген энергия табыр өчен елгаларны күбрәк өйрәнергә кирәк”, ди ул. Аның фикеренчә, нефть республиканың көнчыгышында гына түгел, ә көнбатышта да булырга мөмкин.

“Безнең былтыр ирешелгән иң зур уңыш – республиканың көнбатыш ягында нефть барлыгын тикшерү. Бу эшләр анда элек тә алып барылды, әмма моңа кадәр биредә нефть чыкмаган иде. Хәзер исә бу җирләрдә дә кечкенә генә нефть суыручы коеларны ачып булуы, билгеле. Әмма аларны табуы бик авыр һәм күп чыгымнар таләп итә торган эш. Шуңа күрә республиканың көнбатыш районнарында нефть чыгару эшләре кризис тәмамланганнан соң гына булырга мөмкин”, ди Ирина Ларочкина.

Белгечләрне нефть чыгаручы кайбер коеларда эшнең туктатылуы да борчый. Бу очракта табигатькә нык зыян килә ди, алар. Күпмедер вакыт туктап торган нефть коесында яңадан эшне башлау исә, яңа кое ачуга караганда да кыйбатракка төшә, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG