Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:18

Австралиянең яр буйлары нефтькә батты


Австралиянең көнчыгышындагы яр буйлары нефть түгелү сәбәпле хәвефле төбәк дип игълан ителде.

Чәршәмбе көнне Австралиягә якын суларда нефть ташучы кораптан ягулык акты. Туристлар яратып ял иткән пляжларга зур зыян килде. Иң зур зыянны Квинслэнд штаты башкаласы Брисбан шәһәре, шулай ук Моретон һәм Брайби утрауларындагы парклар күрде.

Белгечләр бу һәлакәтнең табигатькә салган зыянын тикшерә.

XS
SM
MD
LG