Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран үзенә каршы чикләүләрне "хата" дип саный


Иран үзенә каршы халыкара чикләүләрне "зур хата" дип атады.

Кичә АКШ президенты Барак Обама, Иран хөкүмүте сәясәте АКШка "куркыныч" тудыра, дип санкцияләрне тагын бер елга озайту турында карар кабул итте.

Беренче тапкыр чикләүләр 1995 елда кабул ителде. АКШ ширкәтләренә Иранның нефть сәнәгатенә ярдәм итү, Иран белән сәүдә итү һәм инвестицияләр кертү тыела.

Обама Тәһран белән сөйләшүләр тәкъдим итте, әмма моның өчен Иранның атом тикшеренүләрен туктатуын шарт итеп куйды.
XS
SM
MD
LG