Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербларны шартлаткан албан иреккә чыкты


Косовода халыкара юристлар комиссиясе Флорим Әюпи исемле албан кешесен иреккә чыгару карарын кабул итте. Әюпи 2001 елда автобусны шартлатуда гаепләнеп 40 ел төрмә җәзасына хөкем ителгән иде. Шартлауда 11 Косово сербы һәлак булды. Ул үзенең гаебен танымады һәм мәхкәмә карарын аппеляциягә бирде.

Әюпинең иреккә чыгарылуы турында Европа Берлеге мәхкәмә-полициясенең Косоводагы вәкилчелеге хәбәр итте. Мондый карарның сәбәпләре турында мәгълүмат юк.
XS
SM
MD
LG