Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудашевларның нәсел агачын барлыйлар


Башкортстан татар морзалары мәҗлесе 14 мартта быелгы беренче зур чарасын оештыра.

Шимбә көнне морза нәселеннән булган Кудашевларның шәҗәрә бәйрәме оештырыла. Аның кысаларындагы чаралар Бүздәк районы үзәге Бүздәк авылында, шулай ук Иске Бүздәк авылында һәм районның Килем исемле данлыклы татар авылында узачак. Анда Мәскәүдән, Татарстаннан һәм Мордовиядән дә байтак милләттәшләребезнең килүе көтелә. Мәскәү шәһәре һәм Мәскәү өлкәсе морзалары мәҗлесе җитәкчесе Ринат Кудашев та бу җыенга киләчәк.

Әлеге җыенның нәкъ менә Бүздәк районында үткәрелүе очраклы түгел. Беренчедән, Башкортстандагы татар морзалары нәселләренең күпчелеге элек-электән шушы Бүздәк һәм күршедәге Благовар районнарында тупланып яши. Икенчедән, Килем авылы Башкортстан татарлары өчен, үзенчә, бер Мәккә кебек тә хәзер. Килем авылында татар байлары һәм морзалары XIX гасырда ук зур-зур таш пулатлар, мәчетләр, кибетләр салдырган.

Берничә ел инде данлыклы татар авылында республика татар тарихи-мәдәни үзәге эшләп килә. Морзалар җыенын шуңа да анда үткәрү тирән эчтәлекле булыр дип бер фикергә киленде.

Татар морзалары җыены чаралары Бүздәк авылы мәдәният сараендагы тантаналы җыелыш белән башланып китә. Башкортстан татар морзалары мәҗлесе җитәкчеләренең берсе Максат Мәмлиев: “Кудашевлар – морзалар нәселеннән бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Аларны искә алу кирәк. Бүздәккә төрле яклардан – Мордовиядән, Пензадан, Мәскәүдән кунаклар килә. Безгә үз нәсел тамырларыбызны белү, аларны яшҗләргә дә төшендерү кирәк. Шул максатта оештырабыз бу чараны”, дип әйтте.

Бу елның 18 апрелендә Башкортстан татар морзалары мәҗлесе чираттагы зур чарасын үткәрә. Уфада бу оешманың еллык хисап конференциясе үтәчәк.
XS
SM
MD
LG