Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куркыту белән алынган гаеп тану


Уфада яшәүче 40 яшьлек Сергей Масленников үзенә тагылган гаепләрдән баш тарта.

Сергей Масленниковка Башкортстандагы бәйсез “Уфагуб” интернет сәхифәсендә урнаштырган кайбер комментарлары өчен җинаять эше ачылды. Сергей узган елның июнь аенда ук язган ул белдерүләрен дип исәпләнә. Ә быел февраль аенда хокук органнары тикшерүчеләре бу белдерүләрне тикшереп, аңардан сорау алган. Ул чакта Сергей Масленников интернет сәхифәгә белдерүләрне чынлап та үзе язганлыгын таныган. Башкортстандагы төп милләт саналган башкортларны мыскыллау дип бәяләнгән аның комментарлары.

Әмма әле килеп ул үзенең күрсәтмәләреннән баш тарта. 13 март көнне Сергей Масленников Башкортстан прокуроры Сергей Хуртин исеменә хат тапшырган. Анда ул үзенә карата прокуратура хезмәткәре Азат Вахитов тарафыннан көчле басым һәм куркытулар булганлыгын яза һәм шуңа бәйле чаралар күрүне таләп итә.

“Мине һәм минем гаилә әгъзаларымны төрлечә куркытып, янап, үземә үзем яла ягарга мәҗбүр иттеләр”, диде Сергей “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә.

Сергей Масленников сүзләренчә, прокуратура хезмәткәрләре, тикшерү һәм сорау алу барышында, аңа төрлечә куркыту һәм кисәтүләр ясаган. “Без хәзер, адвокатым белән бергә, миңа тагылган гаепләрнең урынсыз булуын дәлилләү эшләрен башлыйбыз”, ди Сергей Масленников.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстан хокук саклау оешмалары “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсенә карата тикшерүләрне узган елның май аеннан ук башлаган иде инде. Хәтта, ул сәхифә белән хезмәттәшлектә гаепләп, берничә галимне һәм журналистны сорау алуларга да җәлеп иттеләр, компьютерларын тартып алдылар. Әмма аларның гаепле икәнлеге моңа кадәр дәлилләнмәгән.

Тикшерүгә дучар ителүчеләрнең берсе, танылган галим Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, хокук саклаучылар һаман да нәтиҗәгә ирешә алмагач, гади бер интернет кулланучыны булса да хөкемгә тартып эш күрсәтмәкче.

Шул ук вакытта республика прокуратурасы тикшерү бүлегенең республикадагы интернет провайдерларына экстремистик дип саналган 11 интернет сәхифәгә керүне бикләргә кушканлыгы хакында да хәбәр ителде. Элекке депутат, танылган кеше хокукларын яклаучы Эдвард Мурзин бәяләвенчә, бу гамәлләр һаман да бер нәрсәне – Башкортстанда сүз азатлыгына басымны күрсәтә.
XS
SM
MD
LG