Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимовка – берле!


Соңгы көннәрдә Башкортстан рәсми матбугат басмалары бер-берсен уздырып, дигәндәй республика президенты Мортаза Рәхимов белән әңгәмәләрне бастыра.

Аларның кайберләре Мәскәүдәге федераль басмалар һәм интернет сәхифәләрдән күчереп бастырылган язмалар. Бу әңгәмәләрдә Башкортстан республикасындагы хәлләр гел алсу төсләрдә сурәтләнә.

Имеш, Башкортстанда дөньякүләм кризис артык сизелмәячәк, бар тармакларда да эшләр уңышлы гына барачак. Мортаза Рәхимов белдерүенчә, Башкортстан, әле дөньякүләм икътисади төшенкелек башланырга ике-өч ел элек кала ук, яхшы әзерләнгән, ягъни егылганда кирәк булыр дип “саламны”, “йомшак түшәкне” җәеп куйган икән. Республиканың хөкүмәт карамагындагы газеталары җомга көнге саннарында да шундый көр, хуш күңелле язмаларны бастырып чыгарды.

Башкортстан берләшкән оппозициясе килештерү шурасы рәисе Рамил Бигнов әйтүенчә, моның ише язмалар махсус әзерләнә. Чөнки соңгы көннәрдә, беренчедән, Мортаза Рәхимовны вазифасыннан алалар икән дигән хәбәрләр куерып китте. Икенчедән, губернаторлар рейтингын бәяләгән иң соңгы тикшеренү нәтиҗәләре буенча Мортаза Рәхимовка иң түбән бәя – биш баллы күрсәткеч нигезендә берле генә куелган.

“Менә шушы хәлдә Башкортстанны һәм аның җитәкчесен матур сурәттә күрсәтү, әлбәттә, президент хакимияте идарәсендәге кешеләрнең беренчел бурычы. Мәскәүдә алынган хәбәрләргә караганда, Мортаза Рәхимов киләсе атнада ук вазифасыннан алынырга мөмкин”, ди Рамил Бигнов.

Шул ук вакытта Мортаза Рәхимов җомга көнне Уфада Ак йортта республиканың тагын бер төркем хезмәт алдынгыларына югары дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алай гына да түгел. Үзенең чыгышында ул әле бүләкләнгән кешеләр белән киләчәктә тагын да очрашырга һәм аларга яңа бүләкләр тапшырырга язсын дип үзенә теләк тә теләде.
XS
SM
MD
LG