Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы сайлаудан соң


Чаллыда җитәкче урыннарда эшләүче бертөркем түрә үз вазифаларыннан азат ителде.

Дөрес, аларның берсе дә эшсез калмады, аларга яңа урын бирелә. Шушы күчешләрне бик күпләр Татарстан парламентына сайлауларда Чаллының үз фикерен күрсәтә алуы белән бәйли.

Татарстанда коммунистлар 11% тавыш җыйса, Чаллыда ул 22,5% булды. Шушында ук, Боровецк бүлгесендә депутатлык өчен көрәш алып барган “Бердәм Русия” вәкиле Рафаэль Юнысов майонез ширкәте хуҗасы Вадим Махеевка бик зур аерма белән оттырды.

“Бердәм Русия” вәкиле оттырган, Боровецки бүлгесе булган ике мәктәп җитәкчесе шушы көннәрдә эшеннән алынды. Шул мәктәпләрнең берсе, 49-нчы мәктәп җитәкчесе Геннадий Волков биредә булачак автомобиль сыйныфлары белән җитәкчелек итәчәк. Ә менә 31 мәктәп җитәкчесе Ирина Журавлёвага балалар бакчасы мөдире урынын тәкьдим иткәннәр.

52нче татар мәктәбе җитәкчесе Феликс Зәйнуллины бу мәктәптән алып, 33 мәктәпкә директор итеп куйганнар. 33-нче мәктәпнекен 52-нче мәктәпкә. Шушы күренешләрне мәктәп директорларының сайлауда начар эшләүләре белән бәйләүчеләр бар. 52-нче татар мәктәбенең элекке җитәкчесе Феликс Зәйнуллин “булган күчешләрне сайлау нәтиҗәсе белән бәйлисезме”, дигән сорауга болай дип җавап бирде.

“Мәгариф җитәкчеләре аңлатмасы сайлау белән бәйле түгел. Урын алмаштыруны ике коллективка да өстәмә потенциаларны ачу максатыннан дип әйттеләр”, диде.

Сайлау вакытында әлеге мәктәп бүлгесендә коммунистлар 27% тавыш җыйган. Бу республикада һәм Чаллыда иң зур күрсәткечләрнең берсе.

Эштән алулар мәктәп җитәкчеләре белән генә чикләнмәде. Чаллы хакимияте аппараты җитәкчесе Рушан Усманова, Чаллының Автозавод районы башлыгы Илдар Сафин вазифаларыннан азат ителде. Рушан Усманова берничә баскыч аска тәгәрәде, дияргә була. Ул вәкаләтләре әлләни зур булмаган район башлыгы итеп куелды.

Илдар Сафин “Бердәм Русия” намзәте Рафаэль Юнысовка түгел, мөстәкыйль намзәт Вадим Махеевка теләктәшлек күрсәткән, дигән фикерләр дә булды. Чаллы шәһәр шурасы депутаты, комиссия рәисе Галимҗан Зарипов эштән җибәрүләрне сайлау нәтиҗәсе белән бәйләми. Тормыш алга таба да шулай барса, 2010 елда булачак сайлауда коммунистлар күпләп тавыш җыячак, дип саный ул.

Юнысов сайлау алдыннан 9 сум 50 тиенлек ипи сатты. Бу бәя 1 июльгә кадәр булыр, дигән иде. Сайлау узды, әлеге очсыз ипи юкка чыкты.
тода: 52 мәктәпнең элекке директоры Феликс Зәйнуллин.2)”Единая Россия” дән узмаган нәмзәт Рафаэль Юнысов.
XS
SM
MD
LG