Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:51

Төркия АКШ-ның НАТО партнеры буларак, Иран белән ике арада арадашлык ролен уйнарга теләвенә ишарәләр ясады. Әмма Иран ягы мондый арадашлыкның кирәк булмавын әйтте.

АКШ белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләр 30 елдан бирле киеренке. Хәтта президент Буш чорында АКШ Иранга хәрби интервенция ясармы дигән хәбәрләр дә чыккалый иде. Ләкин Барак Обаманың яңа АКШ президенты булып сайлануыннан соң, ике арада диалог башлану ихтималлыгы турында хәбәрләр тарала башлады. Шуннан соң Төркия АКШ-ның НАТО партнеры буларак, ике арада арадашлык ролен уйнарга теләвенә ишарәләр ясады. Чөнки АКШ белән Иран мөнәсәбәтләренең яхшыруы, Төркия мәнфәгатьләренә туры килә.

Президент Гүл 11 һәм 12 март көннәрендә Тәһранда ун ил катнашкан Экономик хезмәттәшлек оешмасы (ЭХО) илләренең очрашуында катнашты. Монда ул төрек журналистлары белән очрашканда, илнең арадашлык ролен үти алуы турында әйтте.

Ул, президент Обама белән яңа сәясәт чорының башлануына ишарә итеп, үзенең Иран президенты Әхмәдиниҗат һәм дини җитәкче Хаманей белән очрашып сөйләшкән белдерде. “Хаманей Төркия белән дуслыкка әһәмият биреп, Төркиянең АКШ-Иран диалогында югары роль уйнавын әйтте”, ди Гүл.

Бәлки Гүл бу сүзләрне үткән атнада Анкарага килгән АКШ тышкы эшләр министры Һиллари Клинтон белән булган сөйләшүләрнең тәэсире белән әйткәндер. Чөнки шушы сәфәр вакытында, президент Барак Обаманың апрель башында Төркиягә килүе әйтелде. Бу исә Төркиянең Якын Көнчыгышта роле үсте дип бәяләнгән иде.

12 мартта исә ЭХО-ның югары дәрәҗәле очрашуында ясаган чыгышындан соң, Иран президенты Әхмәдиниҗатка бу турыда сорау бирелде. Аның җавабы төрек дипломатиясенә шок тәэсире ясады. “Арадашлыкның кирәге юк. Позициябез анык. Әгәр дә мөнәсәбәтләрдә гаделлек һәм хөрмәт булса, дөньяда проблема калмас”, дип белдерде Әхмәдиниҗат.

Моның белән ул Төркия яки башка бер илнең арадашлыгына мохтаҗ булмавын, 30 елдан бирле АКШ белән дипломатик мөнәсәбәттә булмаган Иранның ташламалар ясарга да җыенмавын әйтергә теләде.

Мәгълүм, соңгы елларда Иранның атом-төш программасы аркасында ике арада мөнәсәбәтләр тагын да киеренкеләшкән иде. Обаманың Бушка караганда, Якын Көнчыгышка карата ягымлырак сәясәт алып барырга теләүен күрсәткән ишарәләр, Әхмәдиниҗатка үз позициясенең көчәйгән булуы да бер тәэсир калдырган.

Теге яктан Тәһран Анкара белән мөнәсәбәтләрен тагын да ныгыту белән кызыксына. Бу исә Төркияне көнбатыштан ераклаштыру өчен бер адым түгелме? Югыйсә, Тәһран да Анкара кебек Төркия белән сәүдә күләмен артыру белән кызыксынамы, билгеле түгел.

Әхмәдиниҗат ЭХО лидерларына “социализм экономикасы җимерелде, либерал экономика да таркалу алдында, шуның өчен без ун ил уртак бер акча берәмлеге булдырырга тиешбез”, диде. Шушы сүзләре асылда мәгънәле.

Президент Гүл, иленә кайтышлый очкычта журналистларга Вашингтонның Тәһранга хәбәрен илтмәве, ә Анкараның карашын тапшырган булуын белдерде. Чөнки АКШ-Иран мөнәсәбәтләре сүлпәнәйсә моннан иң зур файданы Төркия күрәчүк.

Бүгенге көндә Төркия Ираннан 7-8 миллиард долларлык нефть белән газ ала. АКШ-ның Иран белән сәүдәгә салган киртәсе сүтелсә, ике ил арасындагы сәүдә 20-30 миллиард долларга үсәчәк дип фараз ителә. Төркиянең мәнфәгате исә башлыча монда ята. Инде киләсе айларда Вашингтон Тәһран мөнәсәбәтләре ничек тәрәккый итәчәк, дип Анкара диккать белән күзәтеп бара.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG