Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочи мэры урынына намзәтләр саны арта


Сочи – Русиянең комунистлар партиясе Сочи башлыгы урынына үз намзәтен – партиянең җирле бүлек җитәкчесе Юрий Дзаганияны тәкъдим итте.

Узган ел үткән сайлауда Дзагания "Бердәм Русия" намзәте Владимир Афанасенковка оттырды. Афанасенков бер ел да эшләмәде, сәләмәтлеге сәбәпле китү теләген белдерде.

Сочи башлыгы урынына инде берничә кеше дәгъва белдергән, шул исәптән, "Солидарность" хәрәкәте рәистәше Борис Немцов.

ЛДПР фиркасе бу урынга Дума депутаты Андрей Луговойны тәкъдим итәчәген белдерде. Луговой Британиядә ФСБның элекке хезмәткәре Александр Литвиненконың үтерелү эшендә төп шикләнелүче санала.

Сочи мэрын сайлау 26 апрельдә үтәчәк. 2014 елда бу шәһәрдә кышкы Олимпия уеннары үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG