Accessibility links

Кайнар хәбәр

G20 илләре "уртак чаралар кирәк" дип килеште


Һоршам – Икътисадлары алга киткән 20 илнең финанс министрлары һәм үзәк банк рәисләре бүген Англиянең Һоршам шәһәрендә икътисади кризистан чыгу юлларын тикшерде.

Кабул ителгән уртак белдерүдә кризиска каршы "уртак чаралар күрү кирәклеге" әйтелсә дә, нинди чаралар дигәндә, каршылыклар бар.

Кушма Штатлар өстәмә ярдәм пакеты һәм салым киметү кебек чаралар күрергә чакыра. Европа илләре исә, сүз күбрәк акча сарыф итү турында түгел, ә финанс базарларында тәртип урнаштыру турында барырга тиеш, ди.

Бу очрашу 20-лек илләре җитәкечләренең апрель башында үтәчәк саммитына әзерлек рәвешендә үткәрелә.

Зур 20-леккә Кушма Штатлар, Япония, Кытай, Европа Берлеге илләре, шулай ук, Русия, Бразилия, Көньяк Кореа, Төркия, Сөгүд Гарәпстаны керә. Дөнья икътисадының 80% шушы илләргә туры килә.
XS
SM
MD
LG