Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанның оппозиция җитәкчесе өй сагы карарын бозды


Лахор – Пакстанның оппозиция җитәкчесе, өй сагы астына утыртылган Наваз Шәриф, хакимиятнең бу карарын канунсыз дип атап, бүген өеннән чыкты.

Лахор үзәгендә җыелган тарафдарлары янына барып, ул аларны киң күләмле каршылык чараларына кушылырга чакырды.

Оппозициянең хөкүмәткә каршы протест чаралары иртәгә Исламабадта югары ноктасына җитәр дип көтелә. Оппозиция парламент бинасы алдында урам җыены үткәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG