Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сечин: "Русия нефть экспортын киметә"


Мәскәү – "Русия нефть экспортын киметергә, ил эчендәге кулланышны арттырырга җыена." Бу турыда Русия вице-премьеры Игор Сечин бүген Венада ОПЕК илләре җыенында әйтте.

Ул шулай ук Русиянең төньяк-көнбатышында берничә ятманың нефть ширкәтләренә тапшырылмаячагын белдерде. Элегрәк бу ятмаларны конкурска чыгару каралган иде.

Сечин шулай ук, ОПЕК оешмасы белән бар килешүләр дә үтәлсә, Русиянең бу оешмага керү мәсьәләсен тикшерү ихтималын җиткерде.

ОПЕК оешмасына хәзергә 12 ил керә: Алжир, Ангола, Эквадор, Иран, Гыйрак, Күвәйт, Либия, Нигерия, Катар, Сөгүд Гарәпстаны, Гарәп Әмирлекләре һәм Венесуэла.
XS
SM
MD
LG