Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы уен кем файдасына булыр?


“Ак барс” белән “Авангард”ның боз өстендә 5 нче уенында кем җиңәчәген тәҗрибәле спорт журналистлары да фаразларга курка.

“Татнефть-Арена” боз сараена “Ак барс” белән “Авангард”ның 5 нче уенына билетлар сатылып бетүгә карамастан, 16 мартта, көндез үк бу бинаны бер төркем халык сагалый. Алар алып сатарлардан билетлар көтә. Иң арзаны 300 сумлы билет - мең, мең ярымга, 800 сумлыклар - өч меңгә китә икән. Казан халкы хоккей дип шаша һәм бу уен өчен соңгы тиенен дә кызганмый.

Шушы ук көнне “Ак барс”ның даими җанатарлары исә Омскидан килүче “Авангард” яклы 70 кешене каршы ала. Тегеләре исә үткән уенда “барс”ның 160 җанатарын яхшы кабул итәкән һәм озатып калган. Бу хакта безгә “Ак барс” җанатарлар клубы җитәкчесе Айдар Мингалиев әйтте.

“Кәефләребез яхшы, артка юл юк, бары бер теләк - җиңәргә, җиңәргә!” – ди Айдар. Бүген “Ак барс”ның 300 гә якын актив җанатары бар икән, билгеле булганча, шуларның 160-ы 13-14 мартта Омскийда үткән уеннарда үз такымы өчен җан атырга барды.

“Ак барс” белән “Авангард” ның 5 нче очрашуын кем файдасына үтәсен танылган спорт журналистлары да фаразлаудан баш тарта. Моның өчен, я башыңны юләргә салырга, я интернетта яшерен исем белән язарга, ди “Ватаным Татарстан” журналисты Илнар

Бу мизгелләр кабатланырмы?

Хөснуллин. Чөнки алар уенның кискен борылыш алуын, “Ак барс”ның Омскида башта җиңелүен, аннан 1:11 белән җиңүен көтмәгән. Русия спорт белгечләре дә бу уенда кем җиңәсен төгәл әйтә алмый икән.

Икенче бер спорт журналисты Радик Сабиров “Ак барс”ның җиңәргә мөмкинчелеге күп, ди. Моңа дәлил итеп ул Татарстандагы меңләгән хоккей сөючеләрнең “барс” дип шаулавын, “Авангард”ның капитаны Александр Свитовның үткән уенда “Ак барс” белән чәкешкәне өчен бу уенда уйнамавын, такымнарның җитәкчеләренең тәҗрибәсенә, осталыгына карап әйтә. Зиннәтулла Биләлетдинов шәкертләре яхшы уйнар дип өметләнә.

Дүшәмбе, “Ак барс” белән “Авангард”ның чираттагы боз өстендәге көрәшен “Яңа гасыр” телеканалы турыдан-туры эфирда күрсәтә. Ул 19.00 башлана.

XS
SM
MD
LG