Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда министрлар саны кыскарды


Башкорстанда тышкы икътисади бәйләнешләр, сәүдә һәм эшкуарлык министрлыгы юк ителде. Президент Мортаза Рәхимов кул куйган фәрманда министрлык бетерелүенең сәбәбе "кулайлаштыру" сәясәте, диелгән. Бетерелгән министрлык вазыйфалары өлешчә яңа төзелгән дәүләт эшмәкәрлек һәм сәүдә комитетына йөкләнә.

Үзенең 20 еллык тарихында министрлык төрлечә үзгәртелде. Аның карамагында булган Башкорстанның чит илләрдәге вәкилчелекләре язмышы турында хәбәр ителми.

Респубиканың сәнагать, инвестиция һәм инновация сәясәте министрлыгы хәзер сәнагать һәм тышкы икътисади бәйләнешләр министрлыгы итеп үзгәртелде.

Үзгәрешләр шулай ук Башкорстанның кайбер башка министрлыклары һәм дәүләт комитетларында да булды.
XS
SM
MD
LG