Accessibility links

Кайнар хәбәр

G20: вәгъдәләр һәм каршылыклар


G20 илләре финанс министрлары Һоршамда (Англия) очрашты
G20 илләре финанс министрлары Һоршамда (Англия) очрашты
G20 төркеме дип аталган бу илләргә дөнья икътисадының 80% туры килә. Төркемгә АКШ, Япония, Кытай, Европа Берлеге илләре, шулай ук, Русия, Бразилия, Көньяк Корея, Төркия, Сөгуд Гарәпстаны керә.

Шимбә көнне Англиянең көньягында урнашкан Һоршам шәһәрендә үткән очрашуда бу 20 илнең финанс министрлары һәм үзәк банк рәисләре икътисади көрчектән чыгу юлларын эзләде.

Хуҗа вазыйфасын башкарган Англия финанс министры Алистэр Дарлинг вазгыятьнең җитдилегенә басым ясады: "Бу кризисның соңгы берничә буын өчен иң тирән кризис булуын дөньяда шик астына алучы юк."

Вәгъдәләр

Дөньяда ничектер, җыенда катнашучылар упкынның тирәнлеген чамалый булса кирәк. Дарлинг сүзләренчә, алар кулдан килгән бар чараларны күрергә вәгъдә иткән. Менә шуларның берничәсе.

  • Банк процентларын мөмкин кадәр озаграк күтәрми торырга килешенгән.
  • Мөшкел хәлдә калган илләргә ярдәм итү өчен халыкара валюта фондының казнасы арттырыла.
  • Банкларны "агулы активлардан" арындыру өчен уртак кагыйдәләр булдырырга киелшенгән. Сатылмау хәленә килгән бу активлар кризис сәбәпләренең берсе санала.
  • Һедж фондларын (hedge fonds) һәм рейтинг билгеләү оешмаларын ныклырак күзәтү астына алу крәклеге әйтелгән.

Каршылыклар

Ошрашу алдыннан Кушма Штатлар бар илләрне аларга ияреп икътисадка күбрәк акча салырга өндәгән иде. АКШ финанс министры Тимоти Гайтнер бу фикерне кабат яңгыратты:

"Күрүегезчә, бар дөнья моңарчы күрелмәгән тизлектә һәм күләмдә хәрәкәт итә. Бар эре икътисадлар шактый зур ярдәм пакетлары булдырды. Чара көчлерәк булса, терелү дә тизрәк булачак."

Әммә кайбер Европа илләре, шул исәптән Франция белән Германия, бу фикер белән килешми. Күпләп акча сарыф итү урынына алар дөнья базарында тәртип урнаштырырга чакыра.

Әлегә шуңа килешенде: халыкара валюта фонды инде салынган акчаларның ничек эшләвен күзәтәчәк, шуннан чыгып өстәмә ярдәмнең кирәклеге мәсьәләсе хәл ителәчәк.

Валюта фонды казнасын арттыруга килгәндә, нинди дә булса төгәл саннар әйтелмәде. АКШ министры якын арада ярдәм планының төзәтелгән өлгесен бәян итәчәген әйтте. Конгрессменнар аның бер триллионлык планын тәнкыйтькә тарткан иде.

Саммит

Җыеп әйткәндә, менә шул. Башка әллә ни зур карарлар ишетелмәде. Алай да, Һоршам очрашуы нәтиҗәле дип табылды. Тагын ике атнадан шул ук шәһәрдә G20 илләренең җитәкчеләре очраша. Ул саммит якынлашкан саен, яңа тәкъдимнәр булыр дип көтелә.

Дүшәмбедә Русия президенты Дмитрий Медведевның интернет сәхифәсендә Мәскәү тәкъдимнәре дөнья күрде.

Русия дөньяның финанс системасын үзгәртергә, уртак валюта булдырырга, контрольне көчәйтергә, спекуляцияләрне киемтергә тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG