Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:54

Чаллы халкы күбесенчә КамАЗ ширкәтенә бәйле. Төбәк сәясәте институты белгечләре исәпләвенчә, мондый моношәһәрләр аеруча ярдәмгә мохтаҗ.

Төбәк сәясәте институты белгечләре “Русиянең моношәһәрләре: кризисны ничек кичерергә?” дигән тикшеренү уздырган булган.

Белгечләр Русиядә бер генә, яки берничә ширкәткә генә бәйле булган 460 шәһәр барлыгын исәпләп чыгарган. Бу илдәге бөтен калаларның 40% тәшкил итә.

Мондый калалар күбесенчә бер яки берничә зур ширкәткә бәйле. Эшне туктаткан, банкоротка чыккан очракта, бөтен шәһәр халкы эшсез кала дигән сүз. Казнага да салымнар килми башлый.

Шуның белән бергә, зур сәнәгать оешмалары шәһәрнең медицина өлкәсенә, социаль тормышына, мәдәниятенә дә акча биреп бара торган булган.

Мәсәлән, Татарстанда “Татнефть” ширкәте Әлмәт һәм якындагы шәһәрләрдеге халык өчен иң зур, иң ышанычлы оешма булып санала.

Бу оешма Әлмәттә йортлар салырга, шифаханәләрне заманчалаштырырга, хәтта китаплар чыгарырга ярдәм итеп торды.

Төбәк сәясәте нституты белгечләре әйтүенчә, нефть һәм газга бәйле шәһәрләргә кризис соңрак киләчәк, ә әлегә таякның авыр башы металлургия белән бәйле ширкәтләргә төшәргә мөмкин.

Төбәк сәясәте инстуты белгече Булат Столяров Башкортстанның Белорецки каласын, Свердловски өлкәсендә Каменск-Уральски, Югары Салда, Югары Пошма шәһәрләрен, Чиләбе төбәгендәге Магнитогорски, Миасс шәһәрләрен телгә ала. Шулай ук ул Кемерово, Иркутски өлкәләре, Хакас республикасындагы кайбер калаларны атый. Белгеч Булат Столяровның әйтүенә караганда, бу шәһәрләр 2008 ел ахырында ел буена эшләгән акчаны тотып бетергән булган иде.

Кризис килү белән ширкәт җитәкчелеге күргән беренче чара - эш урыннарын кыскартү булды.

КамАЗда бер дулкын кыскартулар үтте, Магнитогорский, Первоуральски, Чилябе сәнәгать ширкәтләрендә дә меңләрчә кешенең эштән чыгарылуы турында игълан ителде.

Әле күптән түгел генә Русиянең сәүдә сәнәгать министрлыгы, кара металлургия өлкәсендә 60 мең кешенең эштән чыгарылуы көтелә дип белдерде.

Металл чималын чыгару, баету, кою ширкәтләренең һөнәр берлегендә бу санны күпертелгән дип саныйлар. Әмма дистә меңнән артык кешенең урамда калу ихтималын расладылар.

Кайбер зур ширкәтләргә бер генә шәһәр түгел, берничә кала, якындагы авыллар бәйле. Әйтик халыкара дәрәҗәдә эш итүче “Evraz” ширкәтенә караган җитештерү комбинатлары 8 шәһәрдә урнашкан. Бурычка баткан “Русал”, Русия аллюминие ширкәтенә 13 шәһәр бәйле.

Кризисның дөнья буйлап җәелү сәбәпле, корычка ихтыяҗның артуы көтелми. Шуңа металлургия тармагында эшләүче ширкәтләрнең яңадан кешеләрне эшкә чакыруына өмет аз.

Икътисад белгечләре бу моношәһәрләрдәге ширкәтләр кризиска кадәр дә технология ягыннан артка калган, үзгәртеп коруга мохтаҗ иде, дип әйтә. Аларның киләчәге турындагы сораулар иртәме-соңмы куелыр иде, дип саный РФА Икътисад институтының социаль сәясәт үзәге вәкиле Евгений Гонтмахер.

Ул, мондый шәһәрләрдә социаль каршылыклар килеп чыгу ихтимал, дип саный.

Төбәк сәясәте белгечләре дә, бер ширкәткә бәйле шәһәрләргә, төбәкләр бюджетыннан яки федераль үзәктән ярдәм күрсәтелмәсә, социаль шартлау булырга мөмкин дип кисәтә.

XS
SM
MD
LG