Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудашевлар җыелды


Башкортстан татар морзалары җыены морза нәселеннән булган Кудашевларны җыйды.

Чара Бүздәк районында узды. Анда Кудашевларның шәҗәрә бәйрәме үтте. Чарада Русиянең төрле төбәкләреннән килгән 600-гә якын кеше катнашты.

Морзалар җыены тагын бер чарага әзерләнә. 18 март Уфа “Нур” татар дәүләт театрында морзалар җыенының еллык җыелышы уза. Анда федераль морзалар оешмасы төзү мәсъәләсе дә каралачак. Бу турыда морзалар җыены оешмасы башы Максат Мәмлиев белдерде.
XS
SM
MD
LG