Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлда үлүчеләр саны арта


Сишәмбе Казан - Боровое Матюшино юлында булган казада өч кеше машина эчендә янып үлде.

Daewoo Espero машинасын йөрткән 39 яшьлек ир-ат тизлекне арттырып, баганага бәрелгән. Каты яраланган булса да, казаны күрүчеләр аның үзен янган машинадан чыгарырга өлгерә. Калган өч кеше янып үлә.

Татарстанның юл хәрәкәте иминлеге идарәсенең матбугат бүлеге җитәкчесе Дамир Бикмөхәммәтов сүзләренчә, әлегә юл казасында кемнең гаепле булуы тикшерелә. Машинаның йөртүчесе гаепле дип табылса, аңа җинаять эше кузгатылачак, ди ул. Аның фикеренчә, юл казаларында янып үлү очраклары алай ук еш булмый.

“Юл казасында янып үлү очрагы, моннан берничә ел элек Ульян юлында булган иде. Ул вакытта Газель машинасында 11 кеше янып үлде”, ди Бикмөхәммәтов.

Аның сүзләренчә, соңгы ике айда республикада 675 юл казасы булган. Аларда 75 кеше үлгән, 842 кеше җәрәхәтләнгән. Былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда, бу елның ике аенда үлүчеләрнең саны 7 кешегә күбрәк. Барлык аварияләрнең 40%-ы машина йөртүчеләрнең юл кагыйдәләрен бозып, каршы юлга чыгу белән бәйле. Шулай ук тизлекне арттыру да казаларда төп сәбәп булып тора.

Һәр ел юлларда дистә меңләгән кеше вафат була. Бу фаҗига белән көрәшү максатыннан, ЮХИДИ җитәкчелеге, юлда йөрү кагыйдаләрен бозган өчен штрафларны да арттырып карады. Әмма нәтиҗәсе юк. Дамир Бикмөхәммәтов фикеренчә, тәртип саклап йөргән очракта гына, юл казаларында үлүчеләрнең саны кимиячәк.
XS
SM
MD
LG