Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:50

Русиядә ришвәтчелек 300 миллиард долларга җитә


Русиянең коррупциягә каршы дәүләт комитеты вәкиле Киррил Кабанов илдә бирелгән һәм алынган ришвәтләрнең күләме елына 300 миллиард долларга җитә, дип белдерде. Бу тулаем җитештерү күләменең дүрттән бер өлеше.

Ришвәтчелек иң киң коррупция структурасының үзендә таралган, шулай ук – дәүләткә чимал сату һәм төрле квоталар бүлү өлкләрендә.

Русиядә ришвштчелек тагын да артачак, чөнки кризиска каршы көрәшкә бюджеттан зур акчалар бүленә, аларның кая киткәнен тикшерү системасы юк, диде Кабанов.

XS
SM
MD
LG