Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 00:59

Хатами Иран президенты сайлавында катнашмый


Иранның элекке президенты Мөхәммәд Хатами 12 июньгә билгеләнгән президент сайлавында намзәт буларак катнашмавын, сайлауда элекке премьер-министр Мир-Һөссәин Мусавине яклавын белдерде.

Намзәтләрнең икесенең дә сәяси программасы бер. Күзәтүчеләр, аларның икесенең дә катнашуы – уртачыл намзәтне сайларга җыенган тавыш бирүчеләрне икегә бүләчәген фаразлый.

Кадими көчләр үз намзәте итеп хәзерге президент Мәхмүд Әхмәдиниҗадны билгеләде.

Хатами Иранны 1997-2005 елларда җитәкләде. Хәзер аңа 65 яшь.

XS
SM
MD
LG