Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: 2011 елда Русия кораллана башлаячак


Русия президенты Дмитрий Медведев 2011 елда зур күләмдә кораллану башланачак, дип белдерде.

"Төп максат гаскәрләрнең, беренче чиратта стратегик атом көчләренең хәрби әзерлеген камилләштерү," диде президент.

Бу планнарның кирәклеген Медведев НАТОның Русия чикләренә таба киңәюе һәм халыкара террор белән аңлатты. Аның сүзләренә караганда, кризиска карамастан Русиянең моңа акчасы бар.

Медведев бүген болар хакында хәрби җитәкчеләр белән булган очрашуда белдерде.
XS
SM
MD
LG