Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:44

90 еллык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты яңадан күченде. Илдә икътисад кризисы хөкем сөрүгә карамастан, татар китабы кризиска бирешергә җыенмый.

Тормышның һәр өлкәсенә кагылган икътисад кризисы китап сәүдәсен дә читләтеп узмый. Татарстан китап нәшриятының мөдире Дамир Шакиров әйтүенчә, икътисади кризис аркасында китапларны бастыру эше кыенлашкан. Аңа да карамастан, Татарстан китап нәшрияты башка еллардагы кебек 120 исемдәге яңа китап бастырып чыгарырга җыена. Шуның 90-ы татар телендә булачак икән. Аның сүзләренчә, икътисад кризисына караганда рухи кризис туу куркынычрак.

Дамир Шакиров
“Соңгы дистә ел эчендә татар китабының тиражы кимегән икән, сату, халыкка тарату эше кыенлашкан икән, ул шушы рухи кризис белән бәйле. Әгәр дә безнең аерым милләт, дәүләт булып яшисебез килсә, безгә телебезне сакларга кирәк. Бу эшкә иң зур өметемне яшьләргә баглыйм. Чөнки үзгәртеп кору елларыннан соң яңа бер буын үсте. Аларның татар теленә карашлары бөтенләй башка”, ди Дамир Шакиров.

“Идел-Пресс” үз иткән

2007 елның маенда Казанның Бауман урамында урнашкан Матбугат йорты күченеп китәргә мәҗбүр булган иде. Шулай итеп, үзәктә урнашкан татар китаплары күпләп сатыла торган кибет тә ябылды. Кайбер газетлар да башка бинага күченде, ә нәшриятның үзен Казанның Оренбур трактына күчерделәр. Шушы көннәрдә генә Татарстан китап нәшрияты “Идел-Пресска” күченгән. Яңадан үзәккә кайткач, яшисе килеп китте, дип сөйли Дамир Шакиров. Әмма мөдир Бауман урамында урнашкан Матбугат йортына яңадан әйләнеп кайтып булмас инде дип уйлый.

Аның сүзләренчә, бүген нәшрият гадәти хәлдә эшләп килә. Хәзер анда Мөхәммәт Мәһдиевнең томнарын чыгару өстендә эшлиләр.

Дөрес, кыенлыклар белән булса да, китаплар да басыла. Алар китап киштәләрендә дә урын ала. Әмма татар китапларын укучы булырмы? Гомумән алганда, икътисад кризисы татар китабы сәүдәсенә ничек тәэсир итә? Татар халкында икътисади кризис аркасында, рухи торгынлык тагын да көчәймәсме?

“Мин андый хәл килеп туар дип уйламыйм. Ул һәркемнең эчке халәтеннән тора. Андый әйбер булырга тиеш түгел. Бүгенге көндә Буада, Актанышта, Азнакайда, Кама Тамагында китап кибетләре ачыла. Кеше йөри бит”, диде Дамир Шакиров.

Шигърият аксый...

Матбугат йорты күчерелгәннән соң нәшриятның Бауман урамындагы китап кибете дә ябылган иде. Аның урынына исә җир астында булса да “Нур” исемле яңасы ачылды. Матбугат йортының матур гадәтләрен дәвам итү максатыннан, кичәләр оештыру өчен махсус залы да бар. Биредә атна саен күренекле шәхесләр белән очрашулар оештырыла. Бу үзенә күрә данлыклы Тукай клубын яңадан булдыру, дип белдерде Дамир Шакиров.

“Нур” кибетенә кешеләр китап эзләп килә. Әллә кайлардан килүчеләр дә бар. Көненә күпмедер китап сатыла. Әмма чыгарган китапларны халыкка илтеп җиткерү хәл ителмәгән мәсьәлә булып кала бирә”, ди ул.

“Нур” кибетендә китап сатучы булып эшләүче Гүзәл Минкаева сүзләренчә, кризис булуга карамастан, татар китаплары җиңел сатыла. Халык көн саен якынча 10 меңлек китап ала.

“Балалар китапларын күп алалар. Татар халык әкиятләре китабы 250 сум торса да, күпләп сатыла. Тарихка быгышланган китапларны алалар. Бәяләре дә бик арзан – иң кыйммәте 50 сум. Аннан кала проза әсәрләре тора. Шигърият исә бераз аксый”, ди Гүзәл Минкаева.

Кибет булмау теләкне дә сүндерә

Язучыларның узган елгы корылтае вакытында президент Минтимер Шәймиев районнарда татар китапларын сату, кибетләр ачу турында сүз алып барган иде. Әмма әлегә Татарстанның 40-тан артык районының 4-5ндә генә китап кибетләре бар икән.

“Татар китабының язмышы нәшрият җилкәсенә генә төшеп калды. Нәшрият акчасын табарга, китап итеп бастырырга, авторга акчасын түләргә һәм китапны таратырга тиеш. Бүгенге көндә районнарда китап кибетләре юк. Булганнарында да татар китабына мөнәсәбәт шуның кадәр генә. Кибетләрне ябып бетерүне татар кешесенең китап укымавына сылтыйлар. Бу ялган. Без үзебезнең эшләп җиткермәвебезне акларга гына тырышабыз”, ди Дамир Шакиров.

Әмма шулай да җитәкче районнарда китап кибетләре булмауны халкның битарафлыгыннан да күрә.

“Әгәр дә халык китап мәсьәләсен район җитәкчелеге каршына кабыргасы белән куйса, әлеге районда беркайчан да китап кибете ябылмаячак, ди ул.

Аның сүзләренчә, әлеге ысулны татар халкы әллә куллана белми, әллә селкенергә да теләми.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG