Accessibility links

Шәфигуллин: Казанда эшсезлек мәсьәләсе кискен тормый


Кризис сәбәпле, хезмәт урынсыз калганнарны җәмәгать эшләренә җәлеп итмәкчеләр. Әмма җәмәгать эшләре дә алай куанырлык күп түгел. Нигездә ул урам җыештыручы хезмәте.

Җәмәгать эшләре исемлегендә 250гә якын төрле хезмәтләр язылса да, журналистлар кызыксына башлагач анда күпчелектә урам җыештыручылар булганы ачыкланды. Бу хакта алар 116.ru сәхифәсендә узган матбугат очрашуында Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигулиннан да кызыксындылар.

Министр исә Казанда хәзергә халыкның эш югалту мәсьәләсе кискен тормавын әйтте. Һәм җәмәгать эшенең дә җәелеп китмәве шуңа бәйле икән.

“Әгәр кайбер шәһәррләрдә эшсезлек 5% артса, Казанда ул 2% да җитми”, диде Шәфигуллин.

Рәсми рәвештә Татарстанда хәзергә 47,5 мең эшсез кеше санала. Аеруча да Чаллыда хәл кискен тора.

“Республикада җәмәгатьчелек эшенә инде 16,5 мең кеше җибәрелде”, диде Шәфигуллин.

Бу атнада әлеге эшкә түләү өчен Русия казнасыннан һәм Татарстаннан акча да килгән. Министр сүзләренчә, республика казнасыннан мисал өчен 48 миллион сум бүленгән. “Әлеге акчаның күбесе шул тирәлекне чистартуга китмәс микән?”, дип кызыксынды журналистлар.

“Җәмәгать эше ул вакытлыча эш һәм аерым белгечлеккә ия булуны таләп итми. Ягъни, ширкәтләрнең ниндидер эшләре бар, әмма даими хезмәткәр алырга акчалары юк. Һәм хөкүмәт аларга җәмәгать эше өчен акча бирә. Иң яхшысы тирә-юньне чистарту белән бәйле эш инде”, диде Шәфигуллин.

Шул ук вакытта хәзергә 17 меңнән артык эш вакансиясе бар икән. Әмма министр әйтүенчә, кешеләрне аз хезмәт хакы булу сәбәпле, әлеге эшләр бик кызыксындырмый.

“Өйдән ерак һәм үз белгечлеге белән бәйле булмаган өчен дә алар бу эштән баш тарта”, диде ул.

Әлбәттә, хезмәт хакы юлга (транспортка) гына китап бара торган эш беркемгә дә кирәк түгел. Яшьләр хәтта эш тәҗрибәсен туплау өчен генә дә анда урнашырга теләми.

Шәфигуллин әйтүенчә, быел 70 меңгә якын яшьләр уку йортларын тәмамлап чыгачак. Һәм аларга шөгыль табу мәсьәләсе хөкүмәтне шактый борчый. Әлбәттә беренче чиратта яшьләрнең укуларын дәвам иттерү күздә тотыла. Әмма яшьләрнең күпчелеге беренче чиратта эш урыны табарга тели.

Шәфыйгуллин сүзләренчә, министрлык кризис вакытында шәхси эшмәкәрлек тармагын башлау өчен халыкка шартлар тудырачак.

“Без хисапчы, салым юнәлешләре белгечлекләренә укытачакбыз. Шулай ук аларның бизнес-планын яклау да карала. Эшләрен теркәү өчен 3 мең сум акча да бүләчәкбез”, диде Шәфигуллин.
XS
SM
MD
LG