Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан татар кызын барлады


Башкаланың 7 районы арасында үткән әлеге ярышта “Татар кызы - 2009” исеменә Совет районында яшәүче 10 сыйныф укучысы Миләүшә Хәмидуллина лаек булды.

Казанның иң матур, әдәпле кызлары Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә көч сынашты. 10 ел рәттән “Татар кызы” бәйгесе мәктәп укучылары арасында татар телендә үткәрелүче бердәнбер чара булып кала бирә.

Ярышның төп максаты – мәктәп укучыларын татар халкының рухи мирасына торту, милли үзаңны үстерү, сәләтле яшьләрне табу. Бу юлы да бәйгедә 9-11 сыйныф укучылары катнашты. Көч сынашырга телүчеләрнең татар телен, гореф-гадәтләрне, тарихны, әдәбиятны һәм сәнгатьне белүләре, милли ризык әзерләүләре төп шарт булып тора.

7 районга –7 кыз

“Татар кызы”нда шәһәр кызлары гына катнаша. Шулай итеп, бәйгедә Казан шәһәренең 7 районыннан 7 кыз көч сынашты. Мәскәү районын Гүзәл Әминева, Киров районын Зәринә Вилданова, Вахитов районын Әдилә Гәрәева, Совет районын Миләүшә Хәмидуллина, Идел буе районын Гөлназ Вәлиева, Яңа Савин районын Регина Вәлиева, Авиотөзелеш районын Раилә Закирова тәкъдим итте. Алар үз бүлгеләрендә җиңү яулаган иде инде.

Кызларны иләктән уздыручылар, ягъни мәртәбәле жюри әгъзалары арасында, Казан шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесе Рәфис Борһанов, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин, КДУ-ның татар теле, әдәбияты һәм тарихы факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев, Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова һәм башкалар бар иде.

“Кызларның кайсына да беренче урын бирергә белмәссең. Һәрберсе җырлый, бии, белемнәре дә җитәрлек. Татар телендә бик матур сөйләшәләр. 15-20 ел элек Казан егет-кызлары югары дәрәҗәдә татарча сөйләшә алмый иде. Шәһәр кызларының авыл балаларыннан бернинди дә аермалары юк”, ди жюри әгъзасы Роберт Миңнуллин.

Кызлар татар теленнән оялмый

XXI гасыр татар кызы нинди ул? Бу турыда кызларның үзләренең дә фикерләре төрле. “Хәзер дә, элек тә татар кызы тыйнак, чибәр, күп һөнәрләргә ия булган. Татар кызлары хәзер дә менә шундый сыйфатларга ия булырга тиеш”, ди Миләүшә Хәмидуллина.

Миләүшә Хәмидуллина урыс мәктәбендә 10 сыйныфта укый. Инглиз, урыс һәм татар телләрен яхшы белә. “Татар телен яхшы үзләштерү өчен күп эшлим. Киләчәктә ана кеше буларак балаларыма да татар телен өйрәтергә телим, өйрәтермен дә дип уйлыйм”, ди Совет районы кызы.

Урыс мөхитендә дә саф татар кызы булып сакланып калып була, дип искәртә Миләүшә. Моның өчен милли гореф-гадәтләрне онытмаска киңәш итә ул. Шуңа күрә чәк-чәк, өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый кебек милли аш-сулар пешерә беләм, ди.

Киров районы кызы Зәринә Вилданова кечкенәдән музыка белә шөгыльләнә икән. Сәләтемне башкаларга да ачасым килде, ди ул. Зарина исә XXI гасыр татар кызы тыйнак, гүзәл, акыллы, белемле булырга тиеш дип саный. Кеше үзенең туган телен яратырга тиеш, ди ул.

“Кеше үзенең әби-бабаларын хөрмәт итәргә тиеш. Чөнки алар электән үк татарлыкка тугры калган”, диде Зәринә Вилданова.

Миләүшәнең әнисе Разия Хәмидуллина фикеренчә, хәзер татар кызы булу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, ди.

“Элекке һәм хәзерге татар кызы арасында аерма би зур. Безнең заманда да милли гореф-гадәтләр сакланып килде. Ләкин безгә караш башкачарак иде. Без үскән вакытта татарча сөйләшергә оялган вакытлар да булды. Кайбер татарлар үзләренең исемнәрен урыслаштыралар иде, ә хәзер киресенчә татар балалары иркенләп чыгыш ясый, үзләрен күрсәтә ала. Алар милләтнең данын үстерә. Татарча “Яңа гасыр” каналларының безнең балаларның чыгышларын бөтен җир шарына күрсәтә. Дөньяга сибелгән татарлар аларны карый, алар милли рухта тәрбияләнә”, ди Разия Хәмидуллина.

Тутырылган тавык, гөбәдия, өчпочмак...


Бәйге дәвамында кызлар үзләре белән таныштырырга, җыр башкарырга, татар тарихына, әдәбиятына караган сорауларга җавап бирергә һәм татар ашларын тәкъдим итте. Зәринә Вилданова тутырылган тавык, Гүзәл Әминова каз, Гөлназ Вәлиева гөбәдия, Раилә Закирова бәлеш, Әдилә Гәрәева тутырган тәкә, Регина Вәлиева өчпочмак, Миләүшә Хәмидуллина чәк-чәк пешереп килгән иде.

“Татар кызы” – 2009

Җиңүчеләрне игълан иткәнче татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина Мәскәү районы кызы Гүзәл Әминовага татар телен иң камил белгән өчен махсус бүләк тапшырды. Шулай ук, Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров һәрбер кызга сары төстәге конверт тапшырды. Алар белән кибеткә кереп бизәнү әйберләре алып була. Гомумән, Мәгариф, Мәдәният министрлыклары да кызларны тәбрикләде.

Әдилә “Сылу кыз”, Раилә “Уңган кыз”, Зәринә “Сөйкемле кыз”, Регина “Ягымлы кыз”, Гөлназ “Зирәк кыз”, Гүзәл “Зыялы кыз” булып танылды.

Беренче урынны алган җиңүче Миләүшә “Мелита” җәмгыяте бүләк иткән тун киеп кайтып китте. “Татар кызы – 2009” бәйгесе Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Бу чараны карарга килгәннәр арасында, мондый “Татар кызы” бәйгеләре һөнәр мәктәпләре һәм югары уку йортлары арасында да узса, миллилеккә омтылыш өчен зур этәргеч ясар иде диючеләр дә булды.
XS
SM
MD
LG