Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗанда референдум үтте


Үзгәрешләр үтсә, Илһам Алиев 2013 елдан соң да хакимияттә кала алачак
Үзгәрешләр үтсә, Илһам Алиев 2013 елдан соң да хакимияттә кала алачак
Чәршәмбе Азәрбайҗанда конституциягә үзгәрешләр кертү мәсьәләсендә референдум үтте. Тавышка куелган үзгәрешләр арасында ике президентлык мөддәте чикләвен бетерү тәкъдиме дә бар. Оппозиция вәкилләре, бу авторитаризмның көчәювенә китерәчәк, дип белдерә.

Үзгәреш кабул ителсә, Алиевлар нәселенең 40 ел элек башланган идарәсе дәвам итә алачак. Хәйдар Алиев 1969 елдан алып 1982 елга кадәр совет Азәрбайҗанын җитәкләде. Үзәк хөкүмәттә эшләп алганнан соң, 1993-2003 елларда бәйсез Азәрбайҗан президенты булды. Хәзер аның эшен улы, 47 яшьлек Илһам дәвам итә.

Илһам Алиев президент булып 2003 елда сайланды. Бу нефтькә бай республиканың үсеш чорына туры килде. 2003-2007 елларда тулаем җитештерү елына 20% артып барды. Дөнья күләмендә иң югары күрсәткечләрнең берсе.

Тотрыклылык артачак

Баку урамында кешеләр моны президент казанышы дип саный һәм аның алга таба да идарә итүенә каршы түгел:

– Без президентыбызны яратабыз, аңа саулык бирсен. Барысы да яхшы булыр.

– Аңа кадәр булганнар җыенысы карак иде, ә бу эшли, эшләсен.

Узган елның октәбрендә Илһам Алиев икенче 5 еллык мөддәтенә сайланды. Үзгәрешләр кабул ителсә, ул 2013 елдан соң да хакимияттә кала алачак.

Ике мөддәттән артык идарә итү элекке совет киңлегендә гадәттәнтыш хәл түгел. Ләкин Азәрбайҗан үзен Көнбатышның демократик тарафдары итеп күрсәтергә тырыша.

Референдумны оештыручылар без демократиягә каршы түгел, ләкин ике мөддәт чикләвен бетерү, бигрәк тә кризис чорында, тотрыклылык бирәчәк, ди.

Феодал систем

Оппозиция моның белән килешми. Халык фронты рәисе урынбасары Нуретдин Маммадлы:

"Бу референдум белән хөкүмәт җәмгыятькә ачык сигнал җибәрә: Безнең бер нәрсәне дә үзгәртергә ниятебез юк. Ришвәтне теләгәнчә алачакбыз, хокукларыгызны теләгәнчә бозачакбыз. Сүз иреклеге, плюрализм булмаячак. Сез кемне генә сайласагыз да, президент безнең кеше булачак. Бу феодал систем."

Президентлык мөддәтеннән тыш референдумга тагын дистәләгән сорау чыгарылган. Шуларның берсе мәгълүмат чараларына карый. Бу үзгәрешкә күрә, кеше үзе теләмәсә, аны фото-видеога төшерү, йә исә тавышын яздыру тыелган булачак. Тәнкыйтьчеләр моны сүз иреклеген чикләү дип атый. Оппозиция тавыш бирүдә катнашмаска өндәде.

Референдум үтте дип саналсын өчен сайлаучыларның 25% катнашу җитә. Сайлау рәсмиләре инде көн уртасына ук бу сан ирешелде дип белдерде.

Ул арада оппозиция тавыш бирү вакытында тәртип бозулар турында хәбәр итте. Газават партиясе вәкиле Ариф Гадҗиле радиобызның азәри бүлегенә, кешеләрне бер урыннан икенчесенә автобуслар белән йөртәләр, нәтиҗәдә алар берничә тапкыр тавыш бирә, дип хәбәр итте. Хәбәрчебез төшергән видеода бу ханым кимендә өч тапкыр тавыш бирә.

Азәрбайҗанда референдум 18.03.2009
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:36 0:00
XS
SM
MD
LG