Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франция тәкъдиме НАТОга файдамы, зыянмы?


Эрв Морин
Эрв Морин

Франция НАТОны алга таба киңәйткәндә Русия белән киңәшләшергә һәм дөньякүләм эшчәнлеккә чумудан сак булырга чакыра.

НАТО киләсе айда үзенең 60 еллык юбилеен билгеләргә җыенганда, Франция саклану министры Эрв Морин НАТОны алга таба киңәйткәндә Русия белән киңәшләшергә һәм дөньякүләм эшчәнлеккә чумудан сакланырга чакырды.

Морин фикеренчә, НАТО ни өчен төзелгәнлеген һәм моңарчы нинди оешма булганлыгын онытып оешмага кергән илләрдән читтә тынычлык һәм иминлек саклау эшләре белән шөгыльләнә башлады.

Күптән түгел Морин НАТОның дөньякүләм эшчәнлек белән шөгыльләнә башлавына каршы булуын белдерде.

Вашингтондагы хосусый оешма, Һеритаҗ Фаундэйшн исемле сәяси тикшеренүләр үзәгендә халыкара иминлек мәсьәләләрен өйрәнүче Дҗеймс Филипс та Азатлык радиосына НАТО үз юлыннан язды диде.

Аның фикеренчә, заманында Советлар Берлеге тарафыннан булырга мөмкин һөҗүмнән саклану өчен төзелгән НАТО хәзер дә читтән булырга мөмкин берәр һөҗүмгә каршы тору оешмасы статусына кайтырга тиеш.

Филипс: "НАТО үз әгъзаларының иминлеген саклау өчен хәрби оешма буларак төзелгән иде. Соңгы елларда ул күбрәк читтә тынычлык саклау һәм низагълардан соң иминлек урнаштыру белән шөгыльләнә башлады. Әмма минемчә НАТОның беренче максатларын оныту куркыныч булачак. Ә ул максат оешма әгъзаларын тышкы һөҗүмнән саклау", - ди.

Морин кебек Филип та, әгәр НАТО дөньякүләм эшчәнлеген дәвам итсә, үз көчен югалтачак дип исәпли.

"Кызганыч ки, күп кенә Европа илләре үзләренең хәрби көчләрен шул кадәр түбәнәйтте ки, хәзер алар үз гаскәрләренә беренче чиратта социаль хезмәткәрләр итеп карый. Минемчә, ахыр чиктә бу НАТОның саклану оешмасы буларак көчен киметә", - ди Филипс.

Инде Советлар Берлеге җимерелеп Көнчыгыш һәм Үзәк Европадан чигенгәнде. Әмма хәзер Русия Көнбатышка каршы хәрби түгел, ә икътисадый мускулларын куллана башлады.

Морин Мәскәү белән хезмәттәшлек НАТОны көчәйтәчәк, аның ачуын чыгару киресенчә көчсезләндерәчәк ди.

Филип исә моның белән килешми. Аның фикеренчә, бу киресенчә, НАТОның көчәймәвен генә түгел, ә гомумән таркалуын теләүче Мәскәү файдасына булачак. Филип фикеренчә, Моринның тәкъдиме уңышсызлыкка китерә ала.

Вашингтондагы башка бер аналитик үзәк – Като институтында саклану һәм тышкы сәясәт тикшеренүләре бүлеге җитәкче урынбасары Тед Гален Карпентер әйтүенчә, чыннан да соңгы арада Көнбатыш Европада НАТО Русия белән хезмәттәшлек итәргә тиеш дигән фикер көчәя бара.

Карпентер Азатлык радиосына соңгы дистә елда европалар Русиянең бик ачуын чыгармаска тырыша, бу Салкын Сугыш чорын хәтерләтүче яңа каршылыкка китерергә мөмкин дип курка.

Карпентер НАТОны киңәйтүнең беренче 2 өлеше Көнбатыш белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләргә бик зур зыян китерде, инде хәзер Грузия белән Украина да бу оешмага алынса, хәлләр тагын да начараячак ди.

Карпентер Кушма Штатлар беркайчан да кушылмачак берәр хәрби берлеккә Мексика белән Канаданың керүенә американнарның нинди мөнәсәбәттә булачагын күз алдына китерергә чакыра.

Карпентер: "Франциянең бу яңа карашы Кушма Штатларга Русиягә мөнәсәбәтен үзгәртү кирәклеген аңлата ала, әгәр дә инде бик соң булмаса", - ди.
XS
SM
MD
LG