Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:34

Израилдә Нетаньяһу җитәкчелегендәге хөкүмәттә тышкы эшләр министры урынына үтә уңчы Авигдор Либерманныд килүе гарәп дөньясында борчылу уята.

Февраль аенда Израильдә булган парламент сайлавында мөһим урын яулаган "Эшраиль бәйтуну партиясе" башлыгы үтә миллиятче Авигдор Либерманның, Якын көнчыгыш тынычлык процессын тагын да тотрыксызлыкка салачак дигән борчу бар.

Якын көнчыгыш тынычлык планын ныгытырга тырышкан Мисыр хакимияте исә, Хамаска каршы байкотны яңадан карап чыгуны сорап, АКШ, БМО, Русия һәм Европа берлегенә мөрәҗәгать итте.

2006 елда булган парламент сайлавында Хамас харәкәте җиңү белән чыккач, тынычлык дүртлеге дип аталган - АКШ, БМО, Русия һәм Европа Берлеге илләре Хамаска Израильне тану, көч куллануны туктату һәм Фәләстиндәге Фатах харәкәте белән Израиль хакимияте арасындагы төзелгән килешүләргә буйсынырга шарт куйган иде.

Хамас бу чакырудан соң, төбәкләрне танырга әзер булуын, хәтта Фатах белән Израиль арасында ирешелгән килешүләргә ихтирам итәчәген белдергән иде. Әмма кайбер аңлашылмаучанлыклар сәбәпле, дүртлек тәкъдим иткән Фәләстин хакимиятен берләштерү тырышлыклары гамәлгә аша алмады.

"Тынычлык өчен берләшү шарт"

Мисыр Якын көнчыгыштагы тынычлык, Фәләстин хакимиятен "берләштерү" аша урнаша алачагын алга сөрә. Шулай ук Мисыр тынычлык планына кушылган илләрне, Хамаска каршы сәясәтләрен яңадан карап чыгарга чакыра.

Мисыр тышкы эшләр министры Әхмәт Абул Гәйт, бу мәсьәлә турында сөйләшер өчен Брюссельгә барды.

Ул анда Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы югары вәкиле Һавиер Солана, Британия тышкы эшләр министры Дэвид Милибанд һәм Европа Берлегенең тәрәккыять шурасы башлыгы Луиз Мишәл белән сөйләште. Әлеге очрашудан соң Гәйт, Фәләстин хакимиятләрен берләштерү һәм Якын көнчыгышта дәвамлы тынычлык урнаштыру максатында, Европа рәсмиләре белән уртак фикергә килүен белдерде.

Икенче яктан, агымдагы Израиль белән Фәләстинлеләр арасындагы сөйләшүләр нәтиҗәсез калды. Мисыр арадашчылыгында ике көн дәвам иткән Израил-Хамас сөйләшүләрендә ике тараф үзара килешә алмады. Монда сүз израилле хәрби Гилад Шалитне иреккә чыгару турында булган иде.

XS
SM
MD
LG