Accessibility links

Кайнар хәбәр

AIG иминият ширкәте Конгресста җавап бирә


Кушма Штатларның AIG иминият ширкәте башкарма мөдире Эдвард Лидди бүген Конгресста чыгыш ясый.

Лидди Вәкилләр Пулатының Финанс эшләре комитеты сорауларына җавап бирә.

Финанс кризисы сәбәпле авыр хәлдә калган ширкәтнең 400-ләп югары хезмәткәренә 165 миллион доллар бонус түләнүе күп кенә американнарның ачуын чыгарды.

Дәүләт 170 миллиард доллар түләп AIGның 80 процентын үз карамагына алган иде
.
Финанс министры Тимоти Гайтнер ул бонусларның мөмкин булган өлешен кире кайтарып алырга вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG