Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда ипотека түли алмаучылар ачлык тота


Казакъстанда ипотекага фатирлар алган 12 кеше ипотеканы түли алмау сәбәпле фатирларының банкларга тапшырылуына ризасызлык белдереп ачлык игълан итте.

Аларның күпчелеге хатын-кызлар. Протест чараларына мөмкинлекләр бик бирелмәгән Казакъстанда бу чара тиз арада җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте.

Казакъ банклары һәм аларның мөштәриләре кредитлар дөньякүләм чәчәк аткан чакта АКШ долларында зур бурычлар алган иде. Хәзер алар аеруча авыр хәлгә төште.
XS
SM
MD
LG