Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда 3 полиция хезмәткәре үтерелде


Пакстанның асаба җирләренә якын төньяк-көнбатыштагы Чакдара шәһәрендә сугышчылар белән атышта 3 полиция хезмәткәре һәлак булды, икәү яраланды.

Бәрелеш чәршәмбе иртән бер мәктәп янында дистәләрчә сугышчы җыелгач башланган.

Полиция хезмәткәрләре сугышчыларның полиция кизү машинасына ракета аткычтан ут ачуы нәтиҗәсендә һәлак булган.

Шуннан соң атыш башланган, әмма сугышчылар ахыр чиктә качып киткән.
XS
SM
MD
LG