Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша Әфганстанда хәрбиләрен арттыра


Польша Әфганстандагы хәрбиләре санын арттырырга җыена.

Бу турыда саклану министры Богдан Клих белдерде.

Клих бу планны илнең хәрби көчләренең иң югары җитәкчесе, президент Лех Качинскийга тапшырачагын әйтте.

Әфганстанга ничә өстәмә хәрби җибәреләчәге әйтелми. Хәзер анда Польшаның 1600-ләп хәрбие бар.
Алар илнең үзәгендәге Газни виләятендә урнашкан.
XS
SM
MD
LG