Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия журналистлары үз хокуклары бозылуга зарлана


Русия телевидениесенең Беренче каналы журналистлары, үз хокукларының бозылуына ризасызлык белдереп ачлык игълан иткән һәм бер бүлмәдә бикләнгән Илхан Мирзоев белән Олег Пташкин ул бүлмәдән чыгарга мәҗбүр ителгән.

Мирзоев Азатлык радиосына бу 2 журналистны 2 мартта эштән чыгарганда аларның хокуклары тупас рәвештә бозылганлыгын, аерым алганда тиешле акча түләнмәгәнлеген белдерде.

Мирзоев журналистларны Останкино бинасыннан кем чыгарганлыгын әйтүдән баш тартты.

Илхан Мирзоев белән Олег Пташкин мәхкамәгә, Русия президенты Дмитрий Медведевка, Русия кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукинга, Дәүләт Думасына һәм Иҗтимагый пулатка шикаятьләр язган.

Журналистлар үзләрен эштән канунны бозмыйча чыгаруны таләп итә.
XS
SM
MD
LG