Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО: Әфганстанда сайлауга тагын 4 мең хәрби кирәк


НАТО генераль секретаре Яап де Һооп Схеффер Әфганстанда август аенда үтәчәк президент сайлауда иминлек тәэмин итү өчен өстәмә 4 батальон яки 4 меңләп хәрби кирәк дип белдерде.

Чәршәмбе Кабулга килгән Схеффер Әфганстандагы чишелеш бары хәрби генә була алмый диде.

Схеффер Әфганстанга Халыкара иминлек ярдаме көчләренә өлеш керткән 42 ил вәкилләре төркеме җитәкчесе буларак килде.

3-4 апрельдә үтәчәк НАТО саммитында төп мәсьәләләрнең берсе Әфганстанда арта баручы көч куллануны бастыру мәсьәләсе булыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG