Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

Дәүләт Шурасы рәисе итеп янә Фәрит Мөхәммәтшин сайланды. Бу урынга Татарстандагы КПРФ фиркасе башлыгы Хафиз Миргалимов та тәкъдим ителгән иде.

Дәүләт Шурасының дүртенче чакырылышы беренче утырышын башлады. Ул нигездә оештыру эшләрен карый.

Җыелышның Дәүләт Шурасы җитәкчесе сайланганга кадәр булган өлешен иң өлкән депутат - язучы Туфан Миңнуллин алып барды.

Шура депутатларының төшкә кадәр караган төп мәсьәләсе – Дәүләт Шурасы рәисен сайлау булды. Бу урынга намзәт буларак элекке спикер Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстандагы КПРФ фиркасе башлыгы Хафиз Миргалимов тәкъдим ителде. Чыгыш ясаган депутатларның бер өлеше Мөхәммәтшинны якласа, икенчеләр рәис итеп Миргалимовны күрергә теләде.

Дәүләт Шурасы алдында депутат Хафиз Миргалимов үзе дә кискен чыгыш ясады. Депутат Александр Таркаев бу чыгыш белән хәтта президентлыкка намзәт булып барырга була, ди. Үзе ул Шура рәисе урынында Мөхәммәтшинны күрергә тели. Мөхәммәтшин күп еллар дәверендә спикер булып эшләгәндә "ялгышканда да матур итеп ялгышты", ди Таркаев.

Тәнәфестән соң Хафиз Миргалимов янә сүз алды. Биредә ул Таркаев чыгышына җавап бирде.
Хафиз Миргалимов

“Таркаев дөрес әйтми ул. КПРФ фиркасе кризис вакытында хафаланмый. Ә менә Русия җитәкчелеге исә, соңгы вакытта Маркс, Энгельсны исенә төшерде, кризис вакытында нишләргә белми. Сер түгел, Дәүләт шурасының узган чакырылышында, КПРФ фиркасе депутатлары арасында үзара кайбер аңлашылмаучанлык та булды. Әмма хәзер без сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да камилләштек. Шуңа күрә хәзер барлык депутатларга берләшеп кризиска каршы торырга кирәк. Русиягә социализм килсә генә бердәм һәм гадел булачак”, ди Миргалимов.

Шураның беренче утырышына 100 депутаттан 97се килгән. 90 депутат Мөхәммәтшин, калган 7-се Миргалимов яклы булды.

Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар алдында чыгыш ясап:
Фәрит Мөхәммәтшин

“Бүген 7 депутат кына миңа каршы тавыш бирде. Әмма тарихта минем 50-51 тавыш белән дә рәис булып сайланганым булды. Каршы тавыш бирүчеләргә ачу тотмыйм. Мин үз эшем белән аларны минем яклы итергә тырышачакмын. Дәүләт шурасы составына килгәндә, биредә төрле катлам кешеләре – олылар да, яшьләр дә, хатын кызлар да, татарлар да, урыслар да, башкортлар да бар. Бу шура яхшы эш күрсәтер дип ышанып калам”, диде.

Җыелышта Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, Дәүләт шурасының яңа составына күбесенчә кризис вакытында эшләргә туры киләчәк диде. Үз чыгышында да ул күбрәк кризис мәсьәләләренә тукталды.

“Татарстан алга киткән төбәк булгач, кризисның тискәре йогынтысын аеруча нык күрә. Әмма без кризистан соң да көчле республика булачакбыз. Көннән-көн финанс кризисы икътисад кризисына әйләнеп бара. Иң мөһиме аны социаль кризиска җиткермәскә. Безнең моңа кадәр дә кризисларны үткән булды.

Ул вакытта хәтта пенсия, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын да түли алмадык, нефть ширкәтләренең биштән бер өлеше табышсыз эшләгән иде. Нефтьнең мичкәсе 9 доллар гына торды. Түбәнкаманефтехим бер ел табышка түгел, ә киресенчә 330 миллион сум югалтуга эшләде. Шундый авыр вакытта да без яши алдык. Хәзерге кризис вакытында мондый түбәнлеккә төшү булмаячак. Ничек кенә булмасын, беренче чиратта халыкның яшәү шартларын начарайтмаска кирәк. Депутатларга да беренче чиратта халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга кирәк, ди Шәймиев.

Дәүләт Шурасы утырышында рәис урынбасарлары һәм комитет җитәкчеләре билгеле булды. Александр Гусев һәм Римма Ратникова күпчелек тавыш белән Фәрит Мөхәммәтшинның кабат урынбасарлары итеп сайланды.

Дәүләт Шурасы сәркәтибе итеп, моңарчы Казан сайлау комиссиясен җитәкләгән Лилия Маврина сайланды. Моңа кадәр 11 ел бу вазыйфаны Валентина Липужина башкарган иде.





XS
SM
MD
LG