Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия хөкүмәте парламенттан АКШ радарлары килешүен алды


Чехия хөкүмәте парламенттан илдә АКШ ракета калканы радарларын урнаштыру килешүен кире алды.

Премьер-министр Мирек Тополанек килешүне ратификацияләү эше НАТОның апрель аендагы саммитыннан соң яңарырга мөмкин диде.

Вашингтонның Чехия белән Польшада ракета калканы урнаштыру планына Русия кискен каршылык белдерә.

Мәскәү АКШта хакимияткә Барак Обаманың килүеннән соң Вашингтонның бу нияттән кире кайтуына өмет туды ди.
XS
SM
MD
LG