Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы китап чыгару өчен мәхкәмәләшә


Сүз шагыйрь Фәрит Габдрәхим хакында бара. Ул соңгы китабын 2000 елда нәшер иткән булган. 2002 елда яңа китабын тапшырган. Аны ул 75 яшьлек юбилеена — 2008 елда чыгарырлар дип өмет иткән. Ләкин китап ул юбилейга чыкмаган иде. Шуннан соң Фәрит Габдрәхим мәхкәмә юлларын таптый башлады.

Мәхкәмәнең беренче утырышында аның китабының Язучылар берлегендә тикшерелмәве дәлил итеп китерелде. Эш шунда, Фәрит Габдрәхим мөстәкыйль татар Язучылар берлеге өчен көрәш барган 90нчы елларда үзе теләп Башкортстан Язучылар берлегеннән чыккан иде. Ә Язучылар берлеге әгъзалары булмаганнар китап кулъязмаларын секциядә тикшертергә тиеш. Шуңа шагыйрь беренче мәхкәмә утырышыннан соң китабын Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсендә тикшертеп алды.

Мәхкәмәнең икенче утырышында якларга килешергә вакыт бирелде. Фәрит Габдрәхим: “Агымдагы елда китабымны чыгаруга килешәм”, дисә, китап нәшрияты вәкилләре быел план тулуын белдереп, алдагы елда чыгарырга ышандыра. Фәрит Габдрәхим моның белән килешми. Алдагы мәхкәмә апрель азагында узачак. Мондый мәхкәмәләшүнең бу республика тарихында беренче тапкыр булуы.
XS
SM
MD
LG