Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касаткин урыныннан очармы?


Менә инде берничә ел Кушнаренко җәмәгатьчелеге район башы Сергей Касаткинга каршы көрәшә.

Алар аны тупас мөгамәлә итүдә, югары урыннарга туганнарын җыюда, район милкен максатсыз туздыруда гаепли. Районда бу уңайдан бик күп тапкыр каршылык акцияләре узды, хәтта федераль машина юлында хәрәкәтне туктатып тору да үткәрелгән иде. Республиканың контроль-хисап палатасы тикшереп, кайбер кимчелекләрне тапкан иде.

Шуннан соң прокуратураның тикшерү бүлеге җинаять эше ачты. Шулай булуга карамастан, Касаткин бары тик “вазыйфасыннан вакытлыча гына читләштерелгән” һәм ул бүгенге көндә ялда санала. Район җәмәгатьчелеге моның белән килешми район башына каршы көрәшне дәвам итә. Болар хакында Кушнареннан Илфир Гәрәев хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG