Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:17

Күренекле язучы Равил Бохараев сүзләренчә, Кол Галинең бу әсәре Лондонда тәрҗемә ителеп беткән инде. Бохараев Казанда үзенең иң яхшы шигырь һәм поэмалары кергән җыентыгын тәкъдим итте.

Бу җыентык урысча “Отпусти мою душу на волю” дип атала. Бохараев әйтүенчә, исеменә килгәндә ул Тукайның “очты күңлем читлегеннән…” дигән сүзләренә таянган.

“Анда яңа шигырьләр дә бар, әмма күбрәге сайланма шигырь һәм поэмалар. Иң мөһиме – Мәскәүдә “Шигъри китапханә” дип аталган сериядә чыкты. Анда күбесе китапханәләр өчен басыла. Мин шундый китабымны бик көткән идем”, ди Бохараев.

Моннан 40 ел элек, нәкъ март аенда, Равил Бохараевның иң беренче әсәре “Комсомолец Татарии” газетасында басылган булган. Яңа гына дөнья күргән шигъри җыентыгына аның шушы 40 елга якын вакыт эчендә язылган иң яхшы әсәрләре кергән. Китапта 500 сәхифә урын алган.

Бу китап Казанда Сынлы сәнгать музеенда тәкъдим ителде. Бу көннәрдә Равил Бохараев Татарстан башкаласында. “Мин Казанда туып-үстем. Рухи рәвештә мин аннан беркайчан да китмәдем. Казанда яңа китабымны күрсәтмәсәм, мин аны чыкмаган дип саныйм. Минем өчен Казан беренче урында. Ул Мәскәү дә , Лондон да түгел”, ди Бохараев.

Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре инглиз телендә дөнья күргәч тә, иң башта Казанда тәкъдим ителер, мөгаен.

“Бик мәшһүр инглиз тәрҗемәчесе Фрейд Биг белән без аны иңглизчәгә тәрҗемә иттек. Хәзер Петербур рәссамы Азат Миңнекаев рәсемнәрен эшли. Алла бирса, көз көне Лондонда чыгар. Ул бик зур әһәмияткә ия булачак. “Кыйссаи Йосыф” XIII гасыр башында язылган. Ә инглиз әдәбияты XIV гасыр ахырында башлана. Үзебезнең тирәнлегебезне шуның аша гына күрсәтсәк тә, аннан соң бүгенге көн мәдәниятен дә тәрҗемә итеп булачак”, ди Бохараев.

Кайберәүләр, дөнья татарны белә башласын өчен әдәби әсәрләрне халыкара телләргә күбрәк тәрҗемә итергә, дөньяга күбрәк таратырга кирәк, дигән фикер белдерә. Бу фикергә килгәндә, аңа Бохараевның үз карашы бар.

“Татарча бөек әсәрләр язарга кирәк, аннан соң тәрҗемә ителер ул”, ди Бохараев. Ә инде классикага килгәндә, аның фикеренчә, аларны да тиз генә турыдан-туры инглиз теленә тәрҗемә итеп булмый. Татар фикерен, моңын, яшәеш даирәсен инглиз телен аңлаучы тойсын өчен эшкә башка җирдән тотынырга кирәк. Бохараев үзенең шигъриятенең инглиз телендә басылуын да кирәксенми.

“Минем татар тарихы, мәдәнияте турында 8ләп китабым бар. Дөньяны татарчадан тәрҗемә өчен әзерләргә кирәк. Иң әвәле тарихны, мәдәниятне, бүгенге көнне белдерергә кирәк. Аннан соң Тукайны да тәрҗемә итеп булачак. Ә болай гына турыдан-туры тәрҗемә итсәң, барыбер аңламыйлар алар”, ди Равил Бохараев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG