Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тормыш шартлары яхшырсын


Халык иң беренче чиратта Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары тарафыннан нинди канун кабул ителүен тели соң?

-Яңа депутатлар кабул иткән кануннар кешене эшле итсен. Яшьләргә дә ярдәм итәрлек булсын. Чөнки бөтен киләчәк яшьләр кулында булачак.

-Хезмәт хакын күтәрү турында кайгыртсыннар иде.

-Коммуналь түләүләргә бәяне күтәрүләре халыкны бөлгенлеккә төшерә. Шуның өчен депутатлар моңа чик куйсын иде. Шулай ук югары уку йортларында белем алуга түләүләрне киметсеннәр.

-Балаларны якласыннар иде. Хатын-кыз бала тапканнан соң гаилә фәкыйрьлеккә төшмәсен өчен, бала белән анага уртача хезмәт хакы күләмендә түләнсен.

-Студентларга күбрәк стипендия, пенсионерларга яхшы пенсия. Укуны тәмамалагач, эшкә урнаштыру турында канун кабул итсеннәр иде.

-Ришвәт бирүне туктатсынннар, үзләре дә алмасын. Укучылар ЕГЭ имтиханнары биреп җафаланмый торган канун кабул итсеннәр.

-Халык сәламәтлеге өчен медицина өлкәсенә игътибар булсын. Бу өлкәдәге технологияләрне чит ил дәрәҗәсенә күтәрә торган канун кабул ителсен.

-Вакыт узу белән һәр канун вакытыннан чыгып бара. Социаль яклау өлкәсендәге канунны кабул итсеннәр иде, чөнки бүгенге көндә һәр гаиләнең үз фатиры булырга тиеш.

-Бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакы югарырак булсын иде. Татар телен күтәрергә кирәк. Татарстанда яшәгән барлык халыклар да татар телен белергә тиеш дигән канун кабул итәргә кирәк.

-Төмән якларында эшләгәндә миңа “Шәрәфле нефтьче”дигән орден бирделәр. Әмма лаеклы ялга чыкканда Татарстанда миңа бер нинди дә ташлама ясалмады. Мин бу канун белән килешмим. Яңа сайланган депутатлардан шул канунны үзгәртүләрен таләп итәр идем.Минем кебек бүләкләнгән кешеләргә нинди дә булса ташлама булырга тиеш бит инде.

-Минемчә, депутатлар гел халык турында уйларга тиеш, халыкның өметләрен, хисләрен аңларга һәм үтәргә тиеш. Алар бар игътибарларын кешенең яхшы яшәвенә юнәлтергә кирәк. Пенсионерларга да, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә дә ярдәм кирәк. Студентларны да онытырга ярамый. Яшь гаиләләргә дә булышырга кирәк. Бигрәк тә, дәүләт, хөкүмәт даирәләренә оялаган коррупция дигән әйберне бетерү кирәк.
XS
SM
MD
LG