Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:08

Европа кризистан чыгу юлларын эзли


Чехия премьер-министры Мирек Тополанек (с) һәм Жозе Мануэл Баррозу

Чехия премьер-министры Мирек Тополанек (с) һәм Жозе Мануэл Баррозу

Соңгы ике атна буе Вашингтон Европа Берлегенә кризистан чыгу өчен икътисадка җитәрлек акча салмаган өчен тәнкыйть белдерә.

Чәршәмбедә Кушма Штатларның үзе озын мөддәтле бурыч һәм ипотека кәгазьләрен сатып алу өчен 1 триллион чамасы акча сарыф итәчәген игълан итте. Бу хәбәрдән соң долларның башка акчаларга чагыштырмасы кисәк төште.

Әммә Европа илләре андый зур чыгымнарга барырга теләми. Без болай да җитәрлек акча сарыф иттек ди алар. Европа комиссиясе президенты Жозе Мануэл Баррозу:

"Без бу кризистан, бу бурычлардан котылу юлын табарга тиеш. Бу кризис чыгымнарын киләсе буыннарга калдырып булмый."

Баррозу сүзләренчә, Европа Берлегенең декабрьдә кабул ителгән ярдәм планы әле генә гамәлгә керә башлый. Бу планның гомум күләме 200 миллиард доллар чамасы, ягъни Берлектәге тулаем җитештерүнең 1.5% тирәсе.

Төрле социаль түләүләрне өстәп санасаң, киемендә 3.3% чамасы була, ди Европа рәсмиләре, Вашингтон таләп иткән "кимендә 2%" күбрәк.

Икътисади көрчектән чыгу өчен Кушма Штатлар икътисадка күбрәк акча салырга өндәсә, Франция, Германия кебек илләр, күпләп акча сарыф иткәнче, дөнья базарында тәртип урнаштырырга чакыра.

Баррозу шушы ике арада уртаклык табара тырыша: "Без икенең берсе – йә акча салу, йә тәртип урнаштыру дигән караштан китәргә тиеш. Безгә икесе дә кирәк."

Financial Times гәзите мәгълүматына караганда, Европа Берлеге Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләренә каралган 25 миллиард евро күләмендә ярдәмне шактый арттырырга җыена.

Ләкин бу ярдәм уптым илаһи түгел, ә һәрбер илнең хәленә карап биреләчәк. Берлек шулай ук халыкара валюта фондының ярты триллион күләмендә казнасын ике тапкыр арттыру карарын хуплар дип көтелә.

Моннан тыш Европа җитәкчекәре Набукко үткәргеченә финанс ярдәм мәсьәләсен тикшерер дип көтелә.

Еврокомиссия әзерләгән 5 миллиард евролык ярдәм планына Набукко да кертелгән иде. Германия моңа каршы чыга. Русия газына бәйлелекне киметү чарасы дип саналган бу проектны Европа комиссиясе дә, хәзерге вакытта Берлектә рәислек иткән Чехия дә хуплый.

Брюссель очрашуында Берлек белән Русия мөнәсәбәтләренә кагылган мәсьәлә дә бар. Узган ел әзерләнгән Көнчыгыш партнерлыгы дип аталган документ каралачак. Бу документта Украина, Молдова, Грузия, Әрмәнстан, Азәрбайҗан һәм бәлки Беларусны Берлеккә якынайту нияте әйтелгән.

Беларус белән бераз авыррак. Ләкин шушы атнада Берлекнең финанс министрлары Беларус рәсмиләренә Европада сәяхәт итүне тыю карарын туңдырып торырга булды. Бу карар Беларусны Мәскәү канаты астыннан тартып алып Европага якынайту тарафдарларының җиңүе дип кабул ителде.

XS
SM
MD
LG