Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин: артык акча басу булмаячак


Русиянең дәүләт бюджеты дефицты 2009 елда 3 триллион сум булачак. Бу илдәге тулаем җитештерү күләменең 7 процентыннан артык.

Бу турыда атнакич бюджетны яңадан карауга багышланган хөкүмәт утырышында премьер-министр Владимир Путин белдерде.

Путин бу дефицит резерв фондыннан капланачак диде һәм өстәмә акча басу мөмкинлеген кире какты.

"Акча басу машинасын куллану акылсыз һәм бик куркыныч булыр иде. Без җитертерелгән таварга караганда күбрәк акча бассак, моның нинди нәтиҗәгә китерәчәге теләсә кайсы икътисадыга мәгълүм. Бу бәяләрнең бик нык артуы һәм ахыр чиктә ил халкын алдау булачак", -- диде Путин.
XS
SM
MD
LG