Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иркутски өлкәсе татарлары тормышыннан


Безнең көннәрдә Русиянең татарлар тупланып яшәүче төрле төбәкләрендә халкыбызның милли үзаңын уяту, мәдәниятен, телен, йолаларын саклау өстендә күп эшләр башкарыла.

Мондый эшләргә алынучы милләтпәрвәр татарлар бар, һәм алар тырышлыгы белән оештырылган үзешчән сәнгать коллективлары, мәдәният үзәкләре, милли-мәдәни мохтариятләр татарларны туплап торучы, тел сакчысы ролен үтәүче оешмалар булып торалар.

Соңгы елларда татар хәрәкәтендә яшьләрнең арта баруын билгеләргә мөмкин һәм моны 15-20 ел эшләп килүче оешмаларның эш нәтиҗәләре дип әйтү дә дөрес булыр. 2008 елның көзендә Себердә яшәүче татар яшьләре Новосибирски шәһәренә җыелып, үзләренең форумнарын да үткәрделәр. Күптән түгел шушы ук шәһәрдә узган “Себер йолдызлары” татар сәнгате фестивалендә дә яшьләр күпләп катнашты.

Әлеге фестивальдә Иркутски өлкәсеннән килгән катнашучылар арасында да яшьләр күп иде. Бу төбәктә яшәүче милләттәшләребез дә, гомумән алганда, инде 20 ел буена халкыбызның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклау өстендә эшлиләр. Башка төбәкләрдә кебек, биредә дә эш үзешчән сәнгать коллективлары оештырудан башланып киткән.

Өлкәнең Хохорски авылында “Дуслык” ансамбле 1988 елда оешкан. Шул ук елда анда үткәрелгән Сабантуйда коллективның беренче чыгышы да булган. Ангарски шәһәрендә “Чишмә”, Усолье-Сибирское шәһәрендә “Агыйдел”, Яңа-Нокыт поселогында “Дуслык” ансамбльләре эшли. Черемхово шәһәрендә “Туган тел” татар үзәге яхшы гына эшләп килә.

1999 елда Иркутскида өлкә татар-башкорт мәдәният үзәге оешып эшли башлаган, интеллектуаллар клубы бар. Мәдәният үзәге җитәкчесе Фагыйлә Тенчикова. “Эшләргә авыр, бина юк, акча бирелми”, ди Фагыйлә ханым. Шулай да эшлибез, каз өмәләре оештырабыз, сабантуйлар уздырабыз ди ул.

Авылларда да, Иркутскида да мәчетләр бар, ел азагында Черемховода мәчет ачылган. Иркутскида 110 еллык тарихы булган Җәмигъ мәчете эшли. Татарлар мәчеткә йөриләр, динне онытмыйлар, ди Фагыйлә ханым. Иркутски мәчетендә Фәрит хәзрәт Ганиев дин дәресләре бирүдән башка, татар телен дә укыта. Тараса, Кулиш дигән авылларда татар теле факультатив рәвештә генә укытыла. Иркутски татар үзәге рәисе Фәгыйлә ханым Тенчикова сүзләренчә, шәһәрдә түгәрәкләрдә генә булса да татар телен укытырга тырышалар, әмма белгечләр табу кыен.





Иркутскида яшьләрне тупларга тырышалар. Шәһәрдә 30-дан артык яшь татар гаиләсе бар. “Байкал йолдызлары” дип исемләнгән өлкә татар-башкорт яшьләр берләшмәсе оешкан. Берләшмәнең җитәкчесе итеп 2008 елның ахырында медицина институты студенты Ренат Кәримов сайланган. Бүрәт авылында туып үскән бу егет татарча, бүрәтчә җырлый, бүрәт җыры буенча төрле бәйгеләрдә лауреат исемнәре яулаган.

Ренат Каримов Себер ягыннан “Татар моңы” җыр бәйгесенең йомгаклау өлешенә сайлап алынган бердән-бер башкаручы да булып чыкты.

“Беренче мәртәбә татар җыры конкурсында катнаштым, шундый рәхәтлек алдым күңелемә, татар мәдәниятен карап. Яшьләр оешмасы эше әкренләп бара, билгеләнгән эшләребезне башкарабыз. Яшьләрне татар мәдәниятенә кичәләр, дискәтүкләр аша җәлеп итү дөресерәк дип саныйбыз”, ди Ренат.

Ринат сүзләренә караганда, тел мәсьәләсенә килгәндә, авылларда татарча сөйләшәләр, анда да рус сүзләре кушыла, ә шәһәрдә яшәүчеләр онытып баралар телне, болай беләбез, аңлыйбыз диләр, әмма “монда кил, кит” кебек сүзләрдән башканы белмиләр.

Авылларда да татар теле югалып бара, дигән фикер дә ишетергә туры килде Иркутски өлкәсенең Алар районы Манилов авылы ханымнары, бертуган Фагилә һәм Рәзифа Александровалардан:

“Татар теле югалып бара кебек, балалар үсеп баралар, әмма алар урысча сөйләшәләр”, диделәр.

Укытучы Хәмия Тухватуллина бу ханымнарның туган авыллары Шаховскида факультатив рәвештә татар теле укыта. Хәзер алар рус авылында торалар, идәрә урнашкан авылда татар үзәге оештырганнар. Күп кенә эшләр башкаралар. Рәзифә Александрова укытучы булып эшли, мәктәптә татар балаларына татарча эндәшәм, ди.

Татар үзәгенә дә татарлар тартыла, балалар да килә. Организаторыбыз Роза Хатиповна күп кешеләрне җәлеп итә алды. Хәзер үзе олыгайды, эшен безгә тапшырды, без дәвам итәбез, 3 эштә эшлибез, өлгерәбез, теләк кенә булсын, диләр бу милләтпәрвәр ханымнар.

30 меңнән артык милләттәшебез яшәгән Иркутски өлкәсендә менә шундый хәлләр.
XS
SM
MD
LG