Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер татар җәмәгатьчелеге ана теле язмышларына багышланган җыен уздырды


Җыенның максаты - талибәләрне ана теленең бүгенге халәте белән таныштыру һәм булачак ана теле укытучылары алдында торган бурычларны барлау иде.

Ул Сенгилей Педагогия училищесы һәм Ульян дәүләт университеты студентлары катнашлыгында узды. Чара алдыннан Сенгилей училищесы укучыларының алдагы планнары турында сораштырдык.

- Бу уку йортын тәмалагач, укытучы белгечлеген югарырак дәрәҗәдә үзләштерергә уйлым.

- Институтта белем алырга кирәктер.

- Мин татар теле укытучысына түгел – информатика буенча укытырга җыенам. Үземнең мәктәпкә кайтсам, татар телен дә алып бара алырмын, дип уйлыйм.

- Мин әле икенче курста гына укыйм. Шулай да институтка керергә ниятем бар.

Күренә ки, аларның күпчелеге, училищены тәмамлагач, югары уку йортына омтылалар. Училище мөгаллимәсе Әлфия Шәмсетдинова үз чыгышында педучилищеның тарихы белән таныштырды. Ул 85 ел элек чуаш-татар-мукшы балалары өчен ачылган. Хәзер исә татар-чуаш балалары аерым дәресләргә генә гомум төркемнәрдән аерылып йөриләр.

Артабан сүз тотучыларның да кайбер фикерләре игътибарга лаектыр. Дин әһеле Рифат Бульхин үз чыгышын гаилә тәрбиясенә багышлады. Аеруча ул катнаш никахларның зарарына тукталды. Бигрәк тә кызларга сак булырга кирәк, чөнки ир-егетләр үз якларына аударырлык сәләткә ия әле, диде ул.

Иске Кулаткыдан килгән мөгаллимә Зәйтүнә ханым Сибгатуллина җәйләрен мөселман балалары өчен ял лагерьлары оештыру, мәктәпләрдә балаларны хәләл ризык белән тәэмин итү эшләре белән таныштырды.

Сенгилей училилищесы укучылары чыгыш ясамадылар. Ә университеттан Татар яшьләре оешмасы активистлары Гөлнара Сагирова, Әльвира Айзәтуллова һәм Рафаил Дәвәтаев чыктылар.

“Туган тел” оешмасы былтыр үзенең конференциясендә “Региональ компонентны” мәктәп программалырыннан алып ыргыту мәсьәләсе буенча Мәскәү даирәләренә хатлар юллаган иде. Моны безнең өлкәнең төрле милләтләр вәкилләреннән торган Яшьләр парламенты да күтәреп алды”, диде Рафаил Дәвәтаев.

“Туган тел” активистлары очрашуга Мәскәү даирәләре игътибарына әзерләнгән мөрәҗәгать проекты да алып килгәннәр. Аның башында СССР һәм Русия җитәкчелеге дә кул куйган халыкара документлардан өзекләр китерелә: БМО уставы, кеше хокукларының гомум декларациясе һәм 1990 елда кабул ителгән “Париж хартиясе”ннән. Шулай ук РФ конституциясеннән дә ике өзек бирелә.

Төп кануннынң 26 маддәсенең 2-нче пунктында: “Һәркем ана телендә аралашу, тәрбия бирү, уку-укыту һәм иҗат итүгә хокуклы”.
68 маддәнең 3-нче пунктында. “РФ барлык халыкларга да ана телен саклауны, аны өйрәнүне һәм үстерүне гарантияли”, диелгән.

Мөрәҗәгатьтә, Русия кануннарының капма-каршылыклары аркасында, бу хокукларның томалануы да ассызыклана. Мисалга “Мәгариф турындагы канун” китерелә. Ул инородецларның ана телендә белем алырга хокукын кабатлый да, “в рамках, предоставляемых органами образования” дигән сүзләрне өстәп, бу хокукны мәгариф түрәләре карамагына гына калдыра. Шулай ук мәгариф системасы кулына яңадан-яңа вәхши кануннар тапшырылуына борчылу белдерелә.

“Оптимизация” дигәне тудырган шау-шулар тынып та өлгермәгән шартларда, “региональ компонент”ны да юк итү, тоталь урыслату кампаниясен көчәйтә бару, мәктәпләргә праваслау динен кертү тырышлыкларына каршы протест белдерелә. Һәм мондый ният-гамәлләрнең тормышка ашырылуына киртә кую таләп ителә.

Хат Финляндиядә яшәүче лопар халкының тормышын Русия киңлеклендә үлемгә хокум ителгән орок, нивх, тофа, ительмен, нганасан кебек халыкларның хәлләре белән чагыштырып карарга өндәү белән тәмамлана.
XS
SM
MD
LG